+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 февраль 2015, 21:49

Кәнәфигә утырма, авырга калырсың!

Ни өчен берничә көннән бу хатыннарның күңеле болгана һәм тозлы кыяр ашыйсы килә башлый?Мондый сәер хәлләр турында узган гасыр ахырында Англия матбугаты күп язды. Барысы да аптырашта: гади генә бер кәнәфидә бераз гына ял итәргә утырып торган ханымнар берничә көн үтүгә үзләрендә хатын-кызга гына аңлашыла торган үзгәрешләр сизә башлаган, күңеле болганып, тозлы яшелчәләр ашыйсы килү теләге белдергән. Бу бит бөтенләй башка сыймый! Моның бит булуы мөмкин түгел! Әмма фактлар киресен сөйли.

Менә 1992 елда теркәлгән хәлләр дә шул турыда бәян итә. Англиянең “Асда” холдингына караучы супермаркет­ларның берсендә берничә айда бер-бер артлы 24 хатын-кыз авырга уза. Аларның күпчелеге бу хәлдән соң аптырашта кала, чөнки барысы да саклану чарасы күргән булган. Бу сәер хәлләрнең сәбәпләренә төшенү өчен кибетнең товароведы Джуди Хартланд үзенчә тикшерү үткәреп карый һәм теге ханымнарның барысы да кибеттәге хатын-кызлар өчен ял бүлмәсендә рәхәтләнеп һәм озаклап йомшак кәнәфидә утырып торган булуын ачыклый. Өстәвенә, шунда утырып торганда алар барысы да эчнең аскы өлешендә рәхәт бер җылылык тойган...
Джуди моңа бик аптырый, әлбәттә, шулай да үзенең шиген тикшереп карар өчен ахирәте Карен Фазакерлиның да шунда бераз утырып торуын үтенә. Бер айдан Карен үзенең авырлы булуын әйтә, әйтеп кенә дә калмый, шатлыгыннан сикерә-сикерә ахирәтен кочаклый, үбә, чөнки ире белән менә инде алты ел яшәсәләр дә, балалары булмый. Тиешле вакыт үткәч, ул сау-сәламәт ике игезәк бала таба.
Джуди әлеге сәер хәлләр турында аномаль күренеш­ләргә махсуслашкан белгеч­ләргә хәбәр итә. Галимнәр әлеге кәнәфине бик җентекләп тикшерә, тик фабрикада җитештерелгән гап-гади бер утыргычта бернинди дә гадәттән тыш үзенчәлек таба алмый. Руханилар да, табигатьтәге могҗизаларны өйрәнүче фән әһелләре дә көнкүрештәге гадәти бер җиһазның мондый “сәләтен” аңлатып бирүдән баш тарталар.
Әмма утыргычлар белән бәйле сәер хәлләр дәвам итә. 1995 елда Бирмингем шәһәре кибетләренең берсендә бер үк вакытта диярлек өч бухгалтер хатынның авырга калуы турында хәбәр тарала. Алар бер кабинетта эшли һәм кәкре аяклы иске генә бер йомшак урындыкта вакыт-вакыт рәхәтләнеп утырып ял итәргә ярата торган була. Ул утыргычның бу бүлмәдә каян һәм кайчан барлыкка килгәнен берсе дә хәтерләми, чөнки офис заманча мебель белән җиһазландырылган. Бу хатыннар үзләренең көмәнле булуларында әлеге утыргыч сәбәпче булуын тиз арада аңлап ала һәм теләгән һәркемгә шунда утырып торырга киңәш итә. Аларның кайберләре аеруча тиз авырга кала. Шунысы да үзенчәлекле: кияүдә булмаган кызлар анда озак утырып тора алмый, күпмедер вакыт үтүгә сикереп тә тора, арт саннарын нәрсәдер чәнчеп-чәнчеп, чеметеп-чеметеп ала, диләр.
1996 елның гыйнварында шул ук “Асда” холдингының Кендал шәһәрендә урнашкан супермаркетында зур җәнҗал куба – анда берьюлы 12 сатучы авырга кала! Тикшереп карасалар, алар барысы да еш кына тәмәке тарту бүлмәсенә бара һәм иске, ләкин какшамаган, алсу күн белән тышланган кәнәфидә утырып тартырга яраткан булып чыга. Ләкин ирләргә ниндидер кәнәфи турында сөйләп, аңлатып, ышандырып кара син! Әй котыра, ди, тегеләр! Алар бит, югыйсә, гаилә ишәюдән куркып, сөешү минутларында үзләре дә сакланган, хатыннарын да моны эшләргә мәҗбүр иткән булган! Заманча саклану чаралары­ның ниндидер бер иске утыргычның могҗизалы тәэсире алдында көчсез булуына кемне ышандырып булсын инде! Кемдер хатынын болай гына тотып тукмаган, ди, кемдер тукмаганнан соң да сөяркәсенең исемен әйтеп бирүен таләп иткән, кыскасы – мәхшәр!
Унике гаиләдә шулай җәнҗал дәвам иткән, хатыннарының күз төпләре күгәреп, ирләренең чырайлары кара янып йөргән көннәрдә кибеттә дә чын-чыннан хафага калганнар, чөнки берьюлы унике хезмәткәргә декрет пособиесен ничек түләмәк кирәк?! Соңыннан сөйләүләренчә, теге утыргычны караңгы төннәрнең берсендә кибеттән алып чыгып китеп, якындагы бер урманда тураклап ыргытканнар, ди...
Мондый сәер хәлләр бер Англиядә генә теркәлмәгән. Израильнең Ашдод шәһәрендә яшәүче Иосиф Биркатның шәхси кибетендә дә хасыйл була шундый урындык. Бу кибетне 1993 елда шәһәрнең иң өлкән яшьтәге раввиннарының берсе Ицхак Кадури “изгеләндергән” (безнеңчә әйтсәк, Коръән чыккан) булган. Бу раввин Израильгә кайчандыр Мароккодан күченеп килгән һәм каббала (оккультизмның алхимия, астрология, хиромантия, нумерология кебек үк бер тармагы, иудаизмдагы агымы) өлкәсендә бик гыйлемле, борынгы серле һәм гаҗәеп хәлләргә кагылучы һәрнәрсә өлкәсендә олы абруйлы кеше саналган. Кибетне “изгеләндергән” чакта ул касса аппараты янәшәсендәге әлеге кәнәфигә күпмедер вакыт утырып торган.
Иң беренче булып кибет хуҗасының туганының кызы авырга кала. Аннан соң касса аппараты артына Иосифның үз хатыны утыра һәм ике айдан авырлы булуын аңлый. Күптән көтелгән ир бала тууына ире дә, барлык туган-тумачасы да бик шатланалар. Болардан тыш, бер ел эчендә теге утыргычта утырып эшләгән тагын ун хатын “карбыз йота”. Бу кәнәфинең даны бөтен шәһәргә таралгач, барысы да монда теге раввинның могҗизалы хикмәте турында сөйли башлый. Әмма раввин Кадури моңа үзенең бәйлелеген инкарь итә, минем монда бер кысылышым да юк, дип антлар эчә.
Ничек кенә булмасын, кибет хуҗасы, күпме генә сорасалар да, әлеге утыргычны тикшеренүләр үткәрү өчен Тель-Авив галимнәренә бирми, аны матур ефәк тукыма белән ябып, аерым бүлмәгә күчереп куя. Бу утыргычта бераз гына булса да утырып торып, авырга калу турында хыялланган хатыннардан хәзер кибеттән чират өзелми, ди. Аларның күпчелеге, хәтта озак еллар түлсезлектән интеккәннәре дә, тиз арада чыннан да авырга калган һәм иң зур хыялын тормышка ашырган.
Хәзер Ашдод шәһәре раввиннары советы бу серле утыргыч белән арытаба нишләргә дип киңәш кора. Руханиларның күпчелеге бер фикердә: бу хикмәтле әйбер – изге көчләрнең бүләге. Моны шунысы да раслап тора, дип исәпли алар: бу урындыкта утырып авырга калган барлык хатыннар да тап-таза, сау-сәламәт, шук-шаян һәм сөйкемле-чибәр балалар тапкан.
Ирләрне арытаба да мондый агач урындыклар алмаштыра башласа, кая барыр бу дөнья? Әллә инде аларның кирәге мал, акча табар өчен генә калырмы?

Заманча саклану чаралары­ның ниндидер бер иске утыргычның могҗизалы тәэсире алдында көчсез булуына кемне ышандырып булсын инде! Кемдер хатынын болай гына тотып тукмаган, ди, кемдер тукмаганнан соң да сөяркәсенең исемен әйтеп бирүен таләп иткән, кыскасы – мәхшәр!
Читайте нас: