+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 март 2015, 21:34

Ел фасылы

Иске татар календаренда март аен “акман” дип атаганнар. Бу уңайдан “ак” сүзенең тарихына бераз тукталып үтик. Борынгы төрки телдә ул — ак, аксыл; җайлы, рәхәт кыш; агыш, агып керү мәгънәләрендә дә кулланылган. “Манн” сүзе дә төрле мәгънәләр белдерә: кытай телендә ул уникеле циклның өченче циклын; кышлак (Мангышлак) дигәндә яшәү урынын; “ману” сүзе — чылату мәгънәсендә әле дә яши.

Борынгы Римда март ел башы исәпләнгән. Аның атамасы сугыш алласы Марс исеме белән “марсиус” дип йөртелгән. Борынгы Русьта да ел исәбе 1 марттан башланган. Аны урыслар — “протальник”, “капельник”, “зимобор”, украиннар һәм чехлар — “березень”, белоруслар “соковник” дип атап йөрткәннәр.
Ә безнең халык календаре буенча акман — елның соңгы ае. Аннан соң чын язга — нәүрузга керәбез. Ә төркиләрнең Кояш календаренда 21 мартка кадәр хут ае бара, ә 22сеннән хәмәл (сарык бәрәне) ае башлана. Билгеле булуынча, хәмәл башында, ягъни 22 мартта, көн белән төн озынлыгы тигезләшә.

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар


1 — “Кызыл таң” гәзи­тенең туган көне (1918); Күренекле башкорт язу­чысы Булат Ишемголның тууына 115 ел (1900-1938); Язучы Габдулла Байбу­ринның тууына 90 ел (1925-1994).
4 — Рәссам Флүр Исмә­гыйлевка 55 яшь.
5 — Язучы Һәдия Дәүлә­тшинаның тууына 110 ел (1905-1954).
7 — Язучы Мөхәммәт Хәйдәровның тууына 100 ел (1915-1999).
8 — Халыкара хатын-кызлар көне.
9 — Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне;
10 — Русия Федерациясе архивлары көне.
15 — Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне;
Торак-коммуналь хуҗа­лык һәм халыкка көнкүреш хез­мәте күрсәтү хезмәт­кәрләре көне; Биология фәннәре докторы, профессор, Русиянең Табигый фәннәр академиясе академигы Сәфәргали Җан­туринга 70 яшь.
16 – Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Редик Фәсхет­диновка 75 яшь.
19 — Суасты көймәсендә хезмәт итүче диңгезчеләр көне.
21 — Нәүруз бәйрәме; Бөтендөнья шигърият көне; Күренекле дәүләт эшлеклесе Зыя Нуриевның тууына 100 ел (1915-2012); Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вил Кәримовка 80 яшь.
22 — Бөтендөнья су көне.
23 — Бөтендөнья метеорология көне.
24 — Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.
25 — Русиядә мәдәният хезмәткәрләре көне;
27 — Халыкара театр көне.
28 — Филология фәннәре докторы, фольклорчы Розалия Солтангәрәевага 60 яшь.
Читайте нас: