Шуларның иң киң танылу алганы — 2 сәгатькә якын бозлы суда тору. Хофны күзәткән табиб, аңа түбән температурада озак түзеп торырга Тибет һәм Һималай йоглары киң кулланган “туммо” тантрик алымы ярдәм итә, дип исәпли. Ә Вим үзе уй көче белән эчке җылыту (суыту) механизмын эшкә җигәргә өйрәнүе турында белдерә.
2009 елда Вим Хоф ярымшәрә килеш Килиманджаро тавының иң югары ноктасына менә. Шул ук елда Финляндиядә 20 градус суыкта шулай ук ярымшәрә килеш 5,5 сәгать эчендә 42 километрдан күбрәк араны йөгереп уза.
2010 елда Япониянең Токио шәһәрендә ул 1 сәгать 44 минут боз астында тора. Ә бер елдан Нью-Йоркта үз нәтиҗәсен тагын да яхшырта —1 сәгать 52 минут 42 секунд.
Белгечләр тикшеренүе күрсәтүенчә, үзенең уй көче белән Хоф организмындагы кортизол һәм цитокин дәрәҗәсенә тәэсир итә ала.
2011 елның сентябрендә кыю экстремал, эссене һәм сусызлыкны җиңеп, бернинди су запасы булмаган килеш Намиб чүлен йөгереп уза.
Һинд хикмәтләренә Вим Хоф 30 ел көчле күнекмәләрдән соң өйрәнә, хәзер башкаларны да аның серләренә төшендерә. Галимнәр, Вим Хофны бөтен дөньяга таныткан трюкларны һәркем эшли ала, бары тик үзеңнең тән халәтеңне тулысынча көчле контрольдә тотарга өйрәнергә кирәк, дип исәпли.