+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 март 2015, 23:37

Никах балдагы - табутка!

Мәгълүм булуынча, туйлар оештыру өлкәсендәге бизнес иң керемлесе дип исәпләнә. Кияү белән кәләш бу матур вакыйганы колачлы итеп үткәрү өчен кайвакыт барысын да эшләргә әзер. Әгәр дә алар туйга акча жәлләми икән, димәк, аерылышуга да кызганмаска тиеш.

Статистика мәгъ­лүматлары буенча, алга киткән илләрдә ике өйләнешүгә бер аерылышу туры килә. Көнбатышта акча яратучылар күп, шуңа андагы эшкуарлар әлеге күңелсез вакыйгадан да акча эшләргә өйрәнгән. Итальяннар, мәсәлән, гаилә тормышы барып чыкмаганны һәрвакыт искә төшереп торучы балдаклардан котылу юлын уйлап тапкан. Аннан тулысынча котылмыйча, аны күз уңыннан алып кую өчен балдакка тартмачык урынына “табут” ясау фикере туган. Ул кызыл агачтан эшләнгән һәм эчке ягына бәрхет җәелгән. Шунда балдак өчен уем ясалган, ә “табут”ның тышкы ягына берәр теләк, мәсәлән, “Урыныңда тыныч ят” дип язылган калай беркетелергә мөмкин.
Хәзер туйны җирләүне “тантаналы рәвештә бәйрәм итү” гадәти вакыйгага әверелгән, кечкенә табутны теләгән һәркем Интернет аша сатып алала.

Егерме ел бергә гомер иткәч, Джилл Теста ире белән аерылыша. Ул аның барлык киемнәрен, әйберләрен юк итә. Ә балдакны кызгана һәм аның башына гаҗәеп идея килә: ул балдак өчен табут уйлап таба.
Читайте нас: