Мексикада, мәсәлән, энәләре алынган хакали кактусы белән массаж ясыйлар. Ә Испаниядә бармак очлары яки кош каурые белән йомшак кына кагылып тынычландыралар.
Тайваньда ит кисә торган берничә пычак йөзлеге белән ун минут дәвамында тәнгә җиңелчә суккалыйлар. Кытайда мондый ысул 2 мең ел элек үк барлыкка килгән.
Бит тиресен җыерчыклардан саклау максатында яңакка суккалап һәм әкәм-төкәмнәр куеп та дәвалыйлар.
Филиппиндагы Сибу шәһәре зоопаркы хезмәткәрләре үтә кыюларга менә шундый бушлай массаж тәкъдим итә: дүрт зур питон 10-15 минут дәвамында кеше өстеннән шуышып йөри. Ач булмасын өчен еланнарның һәркайсына унар тавык ашаталар, дүртесе бергә алар 250 килограмм авырлыкта була.