+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 март 2015, 22:56

Кырлыган чәе һинднекеннән һич ким түгел

Ә без аның файдасы хакында тиешенчә беләбезме?Чәй – барыбызга да яхшы таныш эчемлек, авыл хуҗалыгы культурасы, үсемлек. Ни өчен чәйне “чәй” дигәннәр? Тарихка күз салсак, Кытайда иң яшь чәй үсентеләре яфракларыннан әзерләнгән эчемлек яраталар. Нәкъ шушы нәфис яфраклар кытайча “ча” дип әйтелә икән. Төньяк Кытайдан безнең якларга килгәч, аңа “й” хәрефе өстәлә һәм барыбызга да яхшы таныш “чәй” килеп чыккан. Шуны да билгеләп үтик, Кытайда чәй иероглифы әле дә бишенче гасырда төшерелгәнчә үзгәрешсез калган. Һәр халыкта чәйнең үз әйтелеше бар, шулай да аларның нигезендә кытай сүзе ята. Мәсәлән, көньяк-көнчыгыш Кытайдан инглиз телле илләргә кергән эчемлек “теа” дип йөртелә.

Кырлыган чәе (иван-чай), копор яисә урыс чәе – болар барысы да Русиядә уникенче гасырдан ук билгеле традицион эчемлек. Аның әйтелеше Петербург губернасының Копорье шәһәре атамасыннан килеп чыккан. Монда ул күпләп хәзерләнгән. Нәкъ Копорье шәһәрендә Александр Невский беренче тапкыр бу эчемлекне татып караган һәм аның тәмен югары бәяләгән. Чит илләргә сатылу күләме буенча ул алтын һәм мехларны да узып киткән. “Урыс чәе” белән сәүдә итү Беренче бөтендөнья сугышына кадәр дәвам иткән. Копор чәен бөтен Европа яраткан. Унҗиденче гасырга кадәр Европада Кытай һәм Һиндстан чәйләре булмаган да. Диң­гезчеләр дә үзләре белән тик копор чәен алган, бүләк итеп чит илләрдә дә калдырганнар.
Кая булган соң кырлыган чәе? Җавап гади – Вест-Һиндстан чәй компаниясе безнең чәй турында начар сүзләр тарата: имеш, урыслар чәйгә ак балчык һәм сәла­мәтлеккә зарарлы башка нәрсәләр куша икән... Шулай, гайбәт һәм провокацияләр юлы белән бу компания инглиз базарыннан көчле көндәшен кысрыклап чыгара. Әйтергә кирәк, инглизләр озак вакыт һинд чәенә караганда Ру­сиянекенә өстенлек бирә. Һинд­станда зур чәй план­тацияләре булса да, Бөек Бри­таниянең бездән ун мең пот копор чәе сатып алуы билгеле.
1917 елгы революциядән соң кырлыган чәен җитештерү туктала. Бүгенге көннәрдә генә аны җитештерү яңадан башланды.
Русиялеләргә аны тану җиңел – алсу чәчкәле биек үсемлек. Кырлыган чәе файдалы да, анда Менделеев таблицасындагы микро­эле­мент­ларның күп өлеше бар. Яшь яфракларында аскорбин кислотасы лимон һәм әф­ли­суннарга караганда өч тапкыр күбрәк, Р витамины да бар.
Кырлыган чәе – яхшы антисептик. Үсемлекләр дөнья­сында аның тиңдәше юк. Салкын тигәндә, колак, тамак, борын авыруларыннан бик файдалы. Тибет медицинасында аны тән температурасын төшерү өчен, баш авыртканда, йоклый алмаганда, көзән җыерганда кулланганнар. Организмнан шлакларны чыгару сәләте дә билгеле. Иммун, кан эшкәртү, эндокрин системаларына яхшы йогынты ясый, көч бирә, эшләү сәләтен арттыра. Бу чәйдә алыштыргысыз 17-18 аминокислота бар. Һәрвакыт иван-чәй эчеп яшәгән Себер авыллары халкында рак авыруы да күзәтелмәгән диярлек. Бүген халык медицинасы зур уңыш белән аны язва, колит, гастрит, таш утыру кебек авыру очракларында, кариесны булдырмау максаты белән, простата аденомасын һәм простатитны кисәтү һәм дәвалау буенча, ирләрнең потенциясен күтәрү өчен тәкъдим итә.
Кырлыган чәе күпләп үсә, димәк, нефть һәм газдан аермалы буларак, чимал базасы киң. Нәкъ бу үсемлектән яхшы кипрей балы җыела. Чәйне хәзерләү технологиясе дә зур чыгымнар таләп итми. Аны эшкәртеп хәзерләү авылда яңа эш урыннары булдыра ала.
Файдалы, сәламәт­лән­дерүче, алкогольсез эчемлек буларак, бу чәй безнең илдә киңкүләм куллану продукты булып тора. Шул ук вакытта, иван-чәй дөнья базарында яхшы көндәш булырлык, зур табыш китерүче товар да.
Безнең халык цейлон яисә һинд чәе эчәргә гадәтләнгән. Урыс чәенең барлыгы хакында кемнеңдер ишеткәне дә булмавына гаҗәпләнмим. Көненә бер тапкыр гадәтләнгән чәегез урынына иртәгезне иван-чәй эчүдән башлап карагыз әле. Ул чәй сезгә сәламәтлек китерсен!

Римма Үтәшева,
Дәүләт җыелышы - Корылтай комитеты рәисе урынбасары.
Читайте нас: