+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 март 2015, 22:08

Канзафәрнең кан кардәше

Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында яшәүче Хәләф Хәлимов — Салават Юлаевның көрәштәше, Пугачев армиясе полковнигы Канзафәр Усаевның сигезенче буындагы туганы. Бу факт рәсми архив документларына нигезләнеп төзелгән шәҗәрәдән ап-ачык күренә. Хәер, Хәләф Шәкүр улының Канзафәр нәселеннән булуын аның килеш-килбәтеннән дә чамалап була. Ходай сөйкемле төс-кыяфәттән мәхрүм итмәгән аны. Нәрсәсе беләндер халыкның яраткан композиторы һәм музыканты Мөфтәдин Гыйләҗевка да охшап китә ул. 50 елдан артык тату гомер иткән Флизәсе дә коеп куйган полковник хатыны – сигезенче дистәне ваклаучы бу апаның матурлыгы да, батырлыгы да, ихтирам уятырлык буй-сыны да күзгә бәрелеп тора. Ә тавышы!

— Ул яланга чыгып җыр­лаганда сандугачлар тынып ка­ла иде, ә хәзер Коръән сү­рәләрен укый башласа, халык, эреп китеп, бар дөньясын онытып тыңлап утыра! — дип хатыны белән горурлануын яшерә алмый Хәләф абый, бу турыда сүз чыккач.
Моңа аптырыйсы түгел — Флизә дә, Хәләф тә Кәркәле кешеләре. Элек-электән шундый җырчылары булмаган төбәктән Айдар Галимов кебек талант иясе чыгар идемени!
Халык телендә “академия” дип зурлап йөртелүче Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган һәм гомер буе шактый җаваплы вазыйфаларда эшләгән Флизә Зариф кызы белән Хәләф Шәкүр улы Кан­зафәр данына тап төшермәслек ике малай үстергән. Өлкән уллары Рәшит Миякәдә генә түгел, тирә-як районнарда танылу яулаган. Оста куллы уллары — көнкүреш техникасы һәм телевизорлар төзәтүче. Ринатлары бай йортларга шәхси заказлар буенча элита мебель ясап урнаштыра, кирәк булганда аларны өр-яңа итеп ремонтлап та бирә. Килен — биана туфрагыннан, диюләре дә дөрестер. Килен­дәшләр Римма белән Әкълимә дөнья көтәргә берсеннән-берсе уңган. Римма иренең уң кулы да, өч баласына яхшы тәрбия бирүче дә. Өлкән кызлары Регина — Уфа сәнгать академиясен тәмамлаган талантлы музыкант. Акбулат белән Камилла — мәктәптә уку алдын­гылары. Ринат белән Әкълимә дә быел урта мәктәпне тәмам­лаучы уллары Рамил һәм башлангыч сыйныфларда укучы кызлары Айсылуга яхшы тәрбия бирергә тырышалар.
Төпчекләре Ринат гаиләсе белән бергә яшәүче Хәли­мов­ларның заманча зур һәм бай йортында күптән түгел матур юбилей табыны узды — йорт хуҗасы Хәләф Шәкүр улын 75 яше белән котларга бик күп туганнары җыелды. Күп еллар районның авыл хуҗалыгы ида­рәсендә агрохимик, мелиоратор, район хакимиятендә гражданнар оборонасы буенча баш белгеч булып эшләгән хезмәт ветераны, һичсүзсез, иң олы тәбрик­ләү­ләргә лаек. Аның катнашлыгы белән районда корылган дис­тәләгән зур буа гына да бик күпкә торырлык. Мондый эне­кәше белән Канзафәр полковник үзе дә горурланыр иде.
Читайте нас: