+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 март 2015, 21:13

Һәрьяклап үрнәк алар

Авылыбызда гади дә, гади булмаган да бер гаилә яши. Менә 50 ел инде гомер юлыннан кулга-кул тотынышып атлап килүче гаилә башлыгы да, ул учакны сүндерми саклый белүче хуҗабикә дә һәрвакыт кешеләр белән эшләгән һәм бу юлны балалары да дәвам итә.

Әнәс Сафуанов утыз елга якын авыл Советы рәисе булган. Ул эшләрне кабул итеп алганда районда иң соңгы урыннарда килгән Кәкребаш авыл Советы берничә елдан Башкортстан буенча социалистик ярышта күчмә Кызыл Байрак, акчалата премия белән бүләкләнгән. Ике чакырылыш район Советы депутаты булып сайланган һәм шул чорда план-бюджет комиссиясе рәисе, җир комитеты секретаре булган.
1963 елдан алып бүгенге көнгә кадәр район, республика гәзитләрендә аның 400гә якын мәкалә, хикәя, юмореска, шигырь-мәсәлләре дөнья күргән. Әнәс Сафуанов – 12 китап авторы. Аның әсәрләре туган авылы белән тыгыз бәйле, геройлары – үзебезнең төбәктә яшәүчеләр.
Авыл биләмәсендә оештырылган бер генә чара да Әнәс Мөсәгыйть улы катнашлыгыннан башка үтми. Аның шигырьләре мәктәптә, мәдәният йортында, район күләмендә үткән чараларда яңгырый. Якташыбызның пьесалары буенча куелган спектакльләрне яшьләребез үзебездә генә түгел, күрше авылларда да күрсәтте.
Әнәс абый – авылның имам-хатыйбы, шуңа күрә аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Авылда гаиләләрдәге иң шатлыклы мизгелләр дә, соңгы юлга озату да аңардан башка үтми.
Лилә Фазлый кызына утыз ел Кәкребаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләү дәверендә төрлесен күрергә туры килә. Ул дүрт авылны хезмәтләндергән. Элек авылларга “Ашыгыч ярдәм” килмәгән. Моңа юлсызлык та сәбәпче, медицина ярдәменә мохтаҗ кешене авылдан дәваханәгә китерүне колхоз җитәкчелеге кайгыртырга тиеш, дип каралган. Лилә апа авыруларның һәркайсына тиешле ярдәмне вакытында күрсәткән. Ул эстафетаны килене Фәридә Җәмгытдин кызына тапшырган. Инде ул да егерме елдан артык якташлары сәламәтлеге сагында тора.
Әнәс абый үзенең элемтәче-монтер һөнәрен улы Альмирга тапшырган. Ул да халык арасында эшли, тормышыбызга заманча технологияләр үтеп кергән чорда авылда иң кирәкле кеше, авыл Советы депутаты итеп сайлаганнар. Кызлары Дамира туган авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, шулай ук авыл Советы депутаты. Тагын бер кызлары Альмира гаиләсе белән Омск шәһәрендә яши.
Сафуановлар гаилә бәйрәмнәрен дә онытмый, тупланган тәҗрибәсен оныклары һәм туруны белән дә бүлешә.

Рузил ГАФАРОВ,
Туймазы районының Кәкребаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы.
Читайте нас: