+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 март 2015, 23:02

Үз Пушкиннары да бар!

Федоровка районының Батыр авылында рухи-мәдәни тормыш кайнап тора.Сер түгел, күп кенә төпкел авылларда мәдәни тормыш елга нибары бер-ике күңел ачу чарасы, бәйрәм яисә үзешчәннәр концерты белән чикләнә. Башкаладан ниндидер күренекле артистның бирегә килеп зур концерт куюы исә, гомумән, күктән комета төшкәндәй, гайре табигый хәл буларак кабул ителә. Шул ук вакытта авылдашларының һәр көнен бәйрәмгә әверелдерүче, аларның рухи дөньясын һәрдаим фәһемле чаралар белән баетучы мәдәният йорты, клуб коллективлары да юк түгел. Федоровка районының Батыр авылы мәдәният йортында һәм китапханәсендә дә нәкъ әнә шундый үз эшен яратып, бөтен күңел җылысын биреп һәм иҗади башкаручы фидакарьләр хезмәт сала.

Ачыклабрак әйткәндә, Гөлнара һәм Илдус Халитовлар гаиләсе авыл биләмәсенең рухи дөньясы сагында тора. Гөлнара Сынтимер кызы Батыр авылы китапханәсен җитәкләсә, Илдус Шәфкать улы мәдәният йорты эшчәнлеген үрнәкле итеп алып бара. Аңлашыла инде, шуңа да Батыр авылындагы һәр мәдәни чара аларның берлектәге көче, бай иҗади фантазиясе һәм, әлбәттә, колачлы оештыру эшчәнлеге белән тормышка ашырыла. Ә биредә авыл халкының рухи тормышын оештыру буенча колачлы эшчәнлекне, чыннан да, районда гына түгел, республика күләмендә үрнәк итеп куярлык. Бу җәһәттән узган Мәдәният елында Батыр авылында үткәрелгән мөһим чараларны барлап чыгу да җитә.
Ел биредә традиция буенча “Чыршы бизә!” конкурсы белән башланып киткән. Аның барышында 40 чыршы бизәлеп, аларның хуҗалары төрле номинацияләрдә истәлекле бүләкләр белән билгеләнгән.
Арытаба инде бүгенге һәм булачак студентлар мәйдан тоткан. 25 гыйнварда Студентлар көнендә алар ике командага бүленеп, зирәклектә көч сынашкан.
Ватанны саклаучылар көненә әзерлек тә Батыр авылы мәдәният йортында, нигездә, гыйнвар ахырыннан ук башлана. “Әфган ялкыны һәм көле”, “Һәрчак сафта, һәрчак кизүдә”, “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” — әлеге чараларның барысы да яшь буында Ватанга сөю тәрбияләүгә һәм Армия хезмәтенең мәртәбәсен күтәрүгә юнәлтелгән.
Гаилә кыйммәтләрен саклау, үстерү һәм пропагандалау да Батыр авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре эшчәнле­ген­дә өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу җәһәттән, 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан зур концерт, мәдәният йорты фойесында шушы ук авылда яшәүче аналарны, дәүәниләрне данлаган фото­күргәзмә оештырылса, Әниләр көне алдыннан биредә “Ана батырлыгы” дигән музыкаль тамаша, килен һәм кайнана арасында ихлас мөнәсәбәтләрне данлаучы “Дуслыкта һәм татулыкта” дигән тематик кичә, башка шундый фәһемле чаралар үткәрү дә яхшы традициягә әверелгән.
Билгеле, фольклор бәйрәмнәре дә игътибардан читтә калмый. Бөтен авыл катнашлыгында диярлек үткән “Нәүрүз”, “Печән чабу”, “Каз өмәсе” һәм башка хезмәт һәм йола бәйрәмнәре шуңа ачык мисал булып тора.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тә Батыр авылында узган елда ук киң колач белән башланып киткән. 9 майда “Җиңү салюты” бәйрәме, китапханәдә батырлык дәресләре, ветераннарны тәб­рикләү чаралары оештырылса, 22 июньдәге Хәтер һәм кайгы көне дә бу җәһәттән бай программа белән билге­ләнгән. Батыр авылы мәктәбендә “Үлемсез полк” почмагы булдырылган, клубта үткән “Без — сугыш елы балалары” дигән концерт программасы исә күпчелек өлкәннәрне дәһшәтле елларга алып кайткан.
Җәй — күпчелек авыл мәдәният йортларында тынлык чоры булса, Батырда кызу эш вакытында да рухи тормыш тынып тормый. Әйтик, 16 июньдә башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевка багышланган чара үткәргәннәр. 25 июньдә исә биредә Дуслык бәйрәме узган. 16 июльдә мәдәни марафонга старт бирелгән. 27 июльдә батырлылар зур Шәҗәрә бәйрәменә җыелган. Әйткәндәй, артистларны да авыл халкы еш күреп тора. Республиканың сәхнә йолдызлары бу торак пунктны урап үтмәгән кебек, күренекле якташлары — Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов та форсат чыккан саен авылдагы һәр зур мәдәни чарада катнашырга тырыша.
Мәдәният елы кысаларында янә килеп “Театр төне” акциясе, “Изгелек бүләк итик” әдәби-музыкаль композициясе, “Туган ягым — Башкортстан” уен-сәяхәте, башка күпсанлы чаралар үткән. Иң мөһиме, Мәдәният елындагы колачлы чаралар Әдәбият елында да шулай ук нәтиҗәле дәвам иттерелә. Бу җәһәттән Батыр авылы мәдәният йортында ел чараларына әле 14 февральдә үк старт бирелгән. Атап әйткәндә, биредә Әдәбият елына, Федоровка районы оештырылуга 80 ел тулуга һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фестиваль колач алган. Дөрес булса, анда Мифтахетдин Акмулла үзе “катнашып”, бөек урыс шагыйре Александр Пушкин исә Русия Президенты Владимир Путинның Әдәбият елы турында указын “укып ишеттергән”, диләр.
Менә шундый зур шәһәрләрдә дә сирәк очраучы бай иҗади фантазиягә корылган һәм тирән эчтәлекле, фәһемле әдәби-музыкаль чаралар оештыралар Батыр авылының мәдәният тармагы хезмәт­кәрләре. Алар үзләре исә шушы рәвешле колачлы эшчәнлекне район һәм урындагы хакимиятләр җитәкчелегенең даими хәстәрлеге, авыл халкының активлыгы белән бәйли. Хәер, бу сүзләрнең хаклыгына без үз күзләребез белән күреп инандык. Без килгәндә, мәсәлән, Михайловка авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Венер Акчурин мәдәният йортында Гөлнара һәм Илдус Халитовлар белән берлектә чираттагы бәйрәм чарасын оештыру мәсьә­ләләре турында фикер алышалар иде. Тамаша залына үтеп исә авыл талант­ларының концерт репетициясенә тап булдык. Шушылардан чыгып кына да авыл биләмәсе халкының нинди бай рухи-мәдәни тормыш белән яшәвен һәм урындагы җитәкчелекнең әлеге тармак мәсь­әләләренә нинди зур игътибар бирүен ачык күзалларга була. Ә әлеге зур эшнең башында, әлбәттә, Гөлнара һәм Илдус Халитовлар тора.
Әйткәндәй, Гөлнара Сынтимер кызы­ның әлеге юнәлештәге колачлы эшчәнлеге дәүләт тарафыннан да югары бәһа алган. Узган елда республикада үткәрелгән авыл поселениеләре терри­торияләрендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждение­сенә конкурста ул “Иң яхшы мәдәният учреждениесе хезмәткәре” номинациясендә җиңү яулаган. “Әлеге җиңү безне яңадан-яңа башлангычларга дәртләндерә”, — ди бу җәһәттән Гөлнара Халитова. Димәк, алдагы чорда Батыр авылының мәдәни тормышы тагын да кызыклырак һәм фәһем­лерәк проектлар белән дә билгеләнәчәк әле, дияргә кирәк. Бирсен, Ходай.
Читайте нас: