+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 март 2015, 23:33

Галим үзен тереләй туңдырачак

Германиянең Гамбург шәһәрендә яшәүче 75 яшьлек профессор Клаус Самес үзен тере килеш туңдыруларын, ә аннары билгеле бер вакыттан соң әгъзаларының табигый эшчәнлеген тергезүләрен тели. Шул рәвешле ул 150 елдан кабат терелергә ниятли.

Клаус Самесның гәүдәсен башта 196 градуска кадәр суытачаклар. Аннары моңа хокуклы кешеләр аның баш миенең үлүен рәсми рәвештә теркәячәк. Соңыннан галимнең ярдәмчеләре 5 минут эчендә аның гәүдәсен ваннага салырга тиеш булачак. Тәҗрибә уңышлы үтсен өчен 60 килограмм боз таләп ителәчәк. Самесның ярдәмчеләре бер генә минутка соңласа да тәҗрибә барып чыкмаячак — галимнең тән күзәнәкләре таркала башлаячак һәм аны кабат тормышка кайтару мөмкин булмаячак. Әгәр барысы да уңышлы килеп чыкса, аның гәүдәсен махсус суыткычта “Крионика институты” ширкәтенең офисы урнашкан Американың Мичиган штатындагы Клинтон-Тауншип шәһәренә озатачаклар.
Галим әлеге оешма белән үлгәннән соң кабат тормышка кайтарту турында килешү төзегән. Андагы белгечләр Самесның канын суыртып алачак һәм аны махсус эремә белән алмаштырачак. Шулай итеп, галимнең күзәнәкләре туңдырылачак һәм кешеләрнең тән күзәнәкләрен эретергә өйрәнүләрен көтәчәк. Самес фикеренчә, моның өчен кешелеккә гасыр ярым вакыт таләп ителәчәк.
Клаус Самес “Крионика институты” хезмәткәрләре аны 150 елдан соң кабат тормышка кайтарсын өчен 21 мең евро түләгән. Ә аның гәүдәсен Германиядән Америкага илтү 14 мең еврога төшәчәк.
Читайте нас: