+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 март 2015, 23:37

“Пингвиннар иле әсир итте...”

Кабат Антарктидага барырга тәкъдим булса, ике дә уйламый ризалашачакмын, ди Гөлнара Нигамәтҗанова.Антарктида... Әлеге сүзне ишетү белән күз алдына зур-зур айсберглар, бозга күмелгән таулар, искитмәле матур поляр төннәр килеп баса. Антарктида — Җир шарының иң көньягында урнашкан кыйтга. Ул әле булса ахырына кадәр өйрәнелмәгән, шуңа да hәрвакыт үзенә тикшеренүче галимнәрне җәлеп итеп тора.Казан федераль университетының Фундаменталь медицина hәм биология институты аспиранты, Тәтешле районы кызы Гөлнара Нигамәтҗанова да Антарктидага кандидатлык диссертациясенә материал туплау өчен барган.

— Гөлнара, Антарктидага бару идеясе ничек туды? Бу синең күптәнге хыялың идеме?

— Өченче курстан бирле миңа hәрьяклап ярдәм кулы сузып килгән фәнни җитәкчем конференция вакытында Санкт-Петербургтагы Арктика hәм Антарктика фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре белән танышып, дуслашты. Озакламый алар аша без, аспирантлар да, аралаша башладык. 2013 hәм 2014 елларда бергә Якутиягә барып, магистрлык hәм кандидатлык диссертациясе өчен материаллар туплап кайттык. Аннары инде әлеге институт гидрологларының бер төркеме миңа Антарктидага барып, тикшеренүләр үткәрергә тәкъдим итте. Мин шундук ризалаштым, әлбәттә.

— Антарктидага барырга рөхсәт алу өчен бик күп йөрергә, документлар җыярга туры килгәндер?

— Әйе, әзерләнү бик мәшә­катьле булды. Санкт-Петербургта тулы медицина тикшерүе үттем, моряк паспорты эшләттем: ансыз суднога алмыйлар. Виза эшләтер өчен ике тапкыр Мәскәүгә дә барырга туры килде. Yзем белем алган уку йортында дистәләгән култамга җыю турында сөйләп тә торасы юк.

— Юл йөрү авыр булдымы?

— Санкт-Петербургтан Көньяк Африканың иң матур шәhәре саналган Кейптаунга самолетта очтык. Анда өч көн кунакханәдә яшәдек. “Академик Федоров” фәнни-тикшеренү судносы килү белән ачык океанга чыгып, Антарктидага юл тоттык. Ике атнадан артыкка сузылган юл ялкытса да, озакламый Җир шарының легендаларга бай бер почмагына барып эләгү мөмкинлеге көч бирде. Yзебез белән алып килгән барлык җиhазларны, азык-төлек, кирәк-яракларны вертолетка төяп, Русия Федерациясенең төп станциясе — Прогресска юнәлдек. Барлык уңайлыклары булган өч катлы торак бинага урнаштык.

— Табигать кырыслыгы уңайсызлыклар тудырмадымы?

— Гыйнвар Антарктидада иң җылы ай дип санала. Бездәге кыш андагы җәй айларына туры килә. Күпчелек кояшлы көннәр торды, көндез hава температурасы +5 градус күрсәтсә, төнлә -7-10 градускача суытты. Антарктидада бу вакытта кояш бик кыздыра, биткә махсус крем сөртмичә чыга торган түгел, югыйсә, янасың. Секундына 20 метрга кадәр тизлектә җил исә.

— Анда нинди эш башкаруың белән кыскача таныштырып үтсәң иде.

— Кандидатлык диссертациямне киңәйтү максатында, мин бер ай дәвамында зоопланктоннарның инде билгеле булган төрләрен тирәнтен тикшерү hәм, шулай ук, аларның яңа төрләрен ачыклау белән шөгыльләндем. Барлыгы 17 күлнең экосистемасын тикшерергә өлгердем. Табигать шартлары уңай торганда, көймәдә күлнең иң тирән урынына туктап, махсус ятьмә ташлыйбыз. Анда эләккән барлык тереклекне стаканга салып, лабо­раториядә микроскоп ярдәмендә тикшерәбез. Әгәр дә инде көймәдә барып булмаса, ярдан гына ятьмә ташлыйбыз.
Yз эшем белән канәгатьмен. Миңа кадәр ул күлләрдә мондый күләмле эш башкарганнары булмаган. Алдан тикшеренүләр үткәргән гидробиологлар сезонына нибары бер тапкыр гына проба алган, мин исә бер ай дәвамында мониторинг алып бардым.

— Буш вакытыңны ничек үткәрдең?

— Буш вакытны күңелле hәм файдалы үткәрер өчен спортзал, ял итү бүлмәсе эшли, телевизор карарга, авырлык белән булса да Интернетка чыгарга мөмкинлек бар. Яр буенда йөрүләре аеруча күңелле. Андагы матурлыкны күрсәгез! Ак түбәтәйләр кигән биек-биек тау-калкулыклар, әле бер, әле икенче урынга күчеп йөрүче айсберглар, поляр көннәр hәм өсләренә кара фрак, ак күкрәкчә киеп, кешеләргә игътибар да итмичә яр буенда йөргән пингвиннар...

— Антарктиданы “Пингвиннар иле” дип йөртәләр. Биредә башка төрле кош, хайваннар да бардыр бит?

— Әлбәттә. Кошлар бик күп, хайваннардан исә тюленьнәрне очратырга була. Башта без аларга бик мәзәксенеп карасак, соңрак өйрәнеп киттек.

— Башка ил кешеләре белән дә аралашырга туры килдеме?

— Әйе, бездән чакрым ярым ераклыкта Кытай станциясе урнашкан. Иске Яңа елны алар белән каршыладык. Шулай ук безгә индуслар да кунакка килде. Әйт­кәндәй, кайтыр алдыннан мин кытайлар hәм индуслар станцияләре янында урнашкан күлләрдә дә тикшеренүләр үткәрергә өлгердем.

— Туган тарафларга сагынып кайттыңмы?

— Әти-әниемне бик сагындым. Барлыгы дүрт ай алар белән күрешмәдек.

— Киләчәккә нинди планнар белән янасың?

— Алда имтиханнар көтә, аларны яхшы билгеләргә тапшырырга кирәк. Җәй яки көз тагын Якутиягә экспедициягә баруны планлаштырам.

— Ә кабат Антарктидага барырга тәкъдим итсәләр?

— Ике дә уйламыйча ризалашачакмын. Тик тәкъдим генә булсын.

Тәтешле районы.
Читайте нас: