+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 март 2015, 22:50

Очраклылыкмы, туры килүме?

Кайбер сәер хәлләргә фантаст язучыларның да хыялы җитә алмас иде.Француз рәссамы Рене Шарбонно 1992 елда Руан шәһәре мэриясе заказы буенча “Жанна д\'Арк учакта” дигән картина яза. Бу эшендә аңа үрнәк булып яшь студентка Жанна Ленуа ярдәмләшә, тере сын рәвешендә сәгатьләр буе басып тора. Әмма әлеге сурәтне күргәзмәләр залына урнаштыруның икенче көнендә университет лабораториясендә химик реактивлар шартлаудан янгын чыга һәм бу вакытта анда булган Жанна бүлмәдән чыга алмыйча янып үлә...

Психолог Клод Арно вакыйгалар арасындагы бәйләнешләр өстендә егерме елдан артык тикшеренүләр алып бара.
— Кешеләрне хәл-вакыйгалар гына түгел, хәтта сан, исем, фамилияләрнең дә эзәрлекләве турында миндә меңнән артык факт җыелды, — ди профессор. — Мәсәлән, Австралиядә яшәүче һәм акушер-гинеколог булып эшләүче Триплетт фамилияле (тәрҗемә итсәк, “өч тапкыр” дигән мәгънәгә ия) ханым өченче мартта туган, өченче санлы йортта өченче катта яши. Триплетт ханым өч тапкыр кияүдә булган, өч тапкыр бала тудырган. Ул гына да түгел, өченче ел өченче тапкыр өч игезәк бала тапкан... Ә менә Американың Луизиана штатында өч ирне Стилроуд-плейс урамында яшәгән Клайв Доррид дигән кешене өен талаганда вәхшиләрчә үтергән өчен үлем җәзасына хөкем итәләр. Тикшерү барышында әлеге җинаять­челәрнең Стил, Роуд һәм Плейс фамилияле булуы ачыклана...
Күптән түгел Һиндстанда ике пассажир поезды шартлады, нәтиҗәдә, 220 кеше һәлак булды. Бер пассажирның тәмәке төпчеге тимер юл белән янәшә баручы газүткәргечкә килеп төшүе, аннан газ саркып ятуы бу афәтнең сәбәпчесе була. Поездларның берсе Мадрас — Дели, икенчесе Дели — Мадрас маршруты белән баруы, икесенең дә бер үк санлы булуы игътибарга лаек (бу урында Олы Теләк фаҗигасен ничек искә төшермисең: бу авариядә дә газүткәргечтән газ саркуы сәбәпче, поездлар да Адлер — Новосибирск һәм Новосибирск — Адлер маршруты буенча түгел идемени!). Белгечләр фикеренчә, мондый хәлләрнең чынбарлыкта булу ихтималлыгы ноль тирәсе.
Бервакыт киң билгеле актер Марчелло Мастрояни бер музыкаль кичәгә чакырыла. Күңел ачуның иң кызган бер мәлендә ул кинәт кенә торып баса да бик сирәкләр генә хәтерләгән “Мин бәхетле булган ул йорт янды инде...” дигән җырны башкара. Шушы җырын тәмамлап та өлгерми, аңа телефон аша Ментондагы йорты янып көлгә очуы турында хәбәр итәләр...
Будапештта яшәүче Дьердь Шерфези исемле бала унынчы каттагы ачык тәрәзәдән егылып, шул чакта тротуардан үтеп баручы Ласло Карваш өстенә килеп төшә, берсе дә әллә ни зыян күрми. Нәкъ бер ел үткәннән соң шул ук бала шул ук кеше өстенә янә егылып төшә һәм бу юлы да артык зыян күрмиләр...
Барселонада яшәүче бертуган Рамиреслар дискотекадан мопедта кайтып барганда аларны Монкада урамында бер таксист бәрдерә. Бик каты имгәнгән егетләрне тиз арада госпитальгә китереп җиткерәләр. Озак кына ятканнан соң савыгып чыккач, алар дус-ишләрен күрергә була һәм шул ук Монкада урамы буйлап китеп барганда шул ук шофер йөрткән шул ук такси тәгәрмәчләре астында кала. Өстәвенә, пассажиры да шул ук кеше була...
1944 елда, союздаш гаскәрләрнең Нормандиягә җибәрелүе алдыннан, “Дейли телеграф” гәзитендә бик кызыклы кроссворд басылып чыга. Анда сер итеп сакланган бу хәрби операциянең ничек аталуы җавапларда бирелгән булып чыга: “Нептун”, “Юта”, “Омаха” һәм иң яшерен код — “Юпитер”. Серле мәгълүматның ничек матбугатка билгеле булуын контрразведка тикшерергә тотына, әмма бернинди дә зарарлы максат таба алмый, чөнки башваткычны төзүче төпкел генә бер авылда яшәүче карт укытучы булып чыга...
Кайвакыт бер-берсенә бәйле булмаган вакыйгалар арасында да мистика дәрә­җәсенә җиткән очраклылыклар була. 1900 елда Американың Галвестон шәһәренә көчле давыл ябырыла, Мексика култыгыннан килгән зур-зур дулкыннар шәһәрне җимерә, зиратларны актара. Киң билгеле цирк акробаты Майкл Уильямс бер ел элек шушы шәһәр циркында чыгыш ясаганда егылып һәлак булып, урындагы зиратта кургаш табутта җирләнгән була. Әлеге давыл вакытында аның кабере дә юылып, табуты дулкыннар белән океанга агып китә. Бу табут, тугыз ел буе дәрья дулкыннарында тирбәлгәннән соң, көннәрдән бер көнне Изге Лаврентий култыгына килеп төртелә, аны урындагы балыкчылар табып ала. Бу вакыйганың шунысы кызыклы: акробат туып-үскән һәм озак еллар яшәгән авыл табут ярга килеп терәлгән урыннан бер генә чакрым ераклыкта була...
Америка астронавты Нейл Армстронг белән булган вакыйга да искитмәле. 1969 елда, Айга аяк басу белән ул “Сезгә уңыш телим, мистер Горски...” ди. Очышлар белән идарә итү үзәгендә утыручы белгечләр астронавтның нинди Горски турында сөйләвен аңлый алмыйча баш вата. Җиргә исән-имин әйләнеп кайткач, ул моның тарихын сөйләп бирергә мәҗбүр була. Кечкенә чагында ул яшьтәшләре белән качышлы уйнаганда Горски фамилияле күршеләре ихатасына килеп керә. Ачык тәрәзәдән аңа ир белән хатынның талашканы аермачык ишетелеп тора. “Бетле импотент! — дип кычкыра иренә хатыны. — Син хатын-кызны канәгать­дергәнче, әнә, күрше малаена Айга менеп төшү җиңелрәк булачак, чүпрәк!..” Армстронг чыннан да Айга аяк баскач, ул балачакта ишеткән сүзләрне ирексездән исенә төшерә һәм күрше иргә уңышлар тели...
Италия кешесе Джакомо Феличе (“бәхетле” дигәнне аңлата) төнге шәһәр урамы буйлап сәгатенә 120 километр тизлек белән җилдергәндә каршысына шулай ук зур тизлектә килүче машина утларын күреп кала. Бәрелешүдән качып котыла алмыйлар, әмма Феличе машинасыннан калган тимер өеме астыннан исән-имин килеп чыга һәм, ни гаҗәп, теге шоферның да сау-сәламәт булуын күреп шатлана. Шуннан ул, үз исемен әйтеп, тегеңә кулын суза, анысының гаҗәпләнүдән күзләре шар була, чөнки аның да исеме... Джакомо Феличе була.
1966 елда дүрт яшьлек Роджер Лозьер Американың Салем шәһәре янында чак кына батып үлми кала. Бәхеткә, аны Элис Блейз исемле бер хатын коткара. 1974 елда инде 12 яшьлек Роджер бурычын кайтара — ул үзе сигез ел элек бата язган урында бер ирне үлемнән коткара. Ул кеше... Элис Блейзның ире булып чыга.
1987 елда фигуралы шуу буенча дөнья легендасы Ирина Роднина бер танышы белән Лос-Анджелеска килә һәм бер кафе яныннан үтеп барганда дустына сөйли: “Менә шушында без парлап шууда беренче кавалерым Уланов белән беренче тапкыр үз акчабызга кафега кердек. Ә-әнә теге кечкенә өстәл артында...” Шулчак теге өстәл артында утыручыга ныклабрак караса, Уланов үзе утыра! Ачыклануынча, Уланов та бер ханымны кайчандыр “Роднинаның үзе белән!” шушы кафеда утырганын күрсәтергә алып килгән икән!
1664 елның 5 декабрендә Уэльс ярлары буенда пассажирлар корабы бата. Барысы да һәлак була, Хью Уильямс исемле бер кеше генә исән кала. Гасырдан артык вакыт үткәч, 1785 елның 5 декабрендә, нәкъ шушы урында икенче бер судно һәлакәткә тарый. Барысы да батып үлә, әмма... Хью Уильямс исемле бер генә кеше исән кала. 1860 елның 5 декабрендә шушы ук урында балыкчылар шхунасы су төбенә китә, бер генә кеше исән кала. Аның да исеме Хью Уильямс була!
Людовик ХVIга 21нче датада үләчәген юрыйлар. Коты очкан король һәр айның 21ендә йокы бүлмәсеннән дә чыкмыйча бикләнеп утыра, берсен дә кабул итми, бу көнгә бер эш тә планлаштырмый. Ләкин мондый саклану чараларының файдасы булмый шул! 1791 елның 21 июнендә корольне һәм хатыны Мария-Антуанеттаны кулга алалар. 1792 елның 21 сентябрендә Франциядә король власте гамәлдән чыгарыла һәм республика игълан ителә. Ә 1793 елның 21 гыйнварында корольне җәзалап үтерәләр...
Эдгар Поның бер хикәясендә коточкыч хәлләр бәян ителә: диңгез һәлакәтенә тарып, бер ризыксыз калган диңгезчеләр үзләре арасында булган юнга Ричард Паркерны үтереп ашый. Ә 1884 елда бу хикәядәге хәлләр чынга аша: шхуна һәлакәткә тарыгач, ачлыктан шашар чиккә җиткән матрослар юнганы тотып ашый. Юнганың исеме... Ричард Паркер була.
Американың Огайо штатында ике игезәк ир бала туа. Әти-әнисе һәлак булганда берничә атналык кына булып калган сабыйларны ике гаилә уллыкка ала. Бер-берсен белмәгән бу гаиләләрдә аларга Джеймс исеме кушалар. Алар дөньяда бер-берсенең барлыгын белми үсә, әмма икесе дә юридик белем ала, икесе дә сызымга маһир һәм балта остасы була, икесе дә Линда исемле кызга өйләнә, икесенең дә уллары туа: берсе улына – Джеймс Алан, икенчесе Джеймс Аллан исеме куша. Арытаба икесе дә аерылыша һәм икенчегә икесе дә Бетти исемле хатыннарга өйләнә. Ике гаилә дә Той кушаматлы эт асрый... Бу охшашлыкларны арытаба да дәвам итеп була. Кыскасы, 40 яшь тулгач, алар очраша һәм шул ачыклана: алар гомер буе бер кеше язмышы белән яшәгән!..
1920 елда өч инглиз поездда бер купеда китеп баралар. Танышып китәләр: берсенең фамилиясе — Бинкхэм, икенчесенеке — Пауэлл, өченчесенеке — Бинкхэм-Пауэлл. Алар бер-берсенә туган да, кардәш-ырудаш та булмый...
1848 елда Русиядә яшәүче мещан Никифор Никитинны “Айга очу турында коткы таратканы өчен” дәүләткә куркыныч янаучы элемент санап, сөргенгә озаталар. Ул сөргендә булган урын хәзер Байконур дип атала...
Читайте нас: