-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 март 2015, 22:36

Кемгә нинди төс ошый?

Ак төстәге савыт-сабаны килгән кунаклар гадәти төс буларак кабул итә. Мондый тәлинкәгә салынган бөтен ризыклар да тәмлерәк күренә.

Сары тәлинкәдәге ризыкны күп ашап булмый икән. Бу вакытта туклык хисе барлыкка килә, ди. Сары савыт-сабага баллы ризыклар салмаска киңәш итәләр. Ә җиләк-җимеш өчен ул менә дигән.
Кызыл төс табын янында утыручыларны тынычсызландыра, хәвефләндерә, игътибарларын тарката. Мондый тәлинкәдә ризык та тәмле булып күренми. Шуңа күрә акка кызыл бизәк төшкәнен генә сатып алырга тырышыгыз.
Зәңгәрсу төстәге савыт-саба җитди сөйләшүләр, бәхәсләр китереп чыгара. Мондый савытларны кунаклар алдына куймавың хәерле. Бары тик салат, чикләвек өчен генә кулай. Чәй белән кофены да зәңгәр төстәге чынаякларга салып чыгармагыз.
Кара тәлинкәләр купшылык билгесе булса да, күпләр бу төсне яратмый. Шуңа күрә өстәл әзерләгәндә ачык төсләргә өстенлек бирергә киңәш итә белгечләр.
Телибезме-теләмибезне, тирә-юньдәгеләрнең безгә булган мөнәсәбәте киемебезгә бәйләнгән. Төс хискә, кәефкә тәэсир итә. Психологлар әйтүенчә, бала тыныч холыклы булып үссен өчен аңа ачык төстәге киемнәр кидертеп үстерергә кирәк.
Ак төс, мәсәлән, чисталык, пөхтәлек билгесе. Нәфислектән кала бернинди дә көчле хис-тойгы тудырмый. Балаларга гына түгел, ир-атларга да ачык төстәге кием кидертергә кирәк. Ә менә җете кызыл төстәге кием кигән хатын-кызларга ир-атлардан тәкъдим ява башласа, бер дә аптырамагыз. Ләкин бу йөрәктән чыккан хисләр түгел, ирләрне кызыл кием кигән хатыннар җәлеп итә икән.
Сары — иҗат итәр өчен менә дигән төс. Хатын-кызлар әлеге төскә өстенлек бирсә дә, ирләргә бу төс ошамый. Алар фикеренчә, сары кием кигән хатыннардан ераграк йөрергә кирәк. Иң яхшысы – ачык сары яки кызгылт сары. Бу көч-куәт, шатлык төсе булып исәпләнә. Кара пальто якасына ачык сары шарф бәйләсәң, башкаларның игътибарын җәлеп итәчәксез.
Җитди мөнәсәбәтләргә мохтаҗ һәм моны күрсәтергә теләгән хатын-кызлар зәңгәр төсне үз итәргә тиеш. Бу аның тыныч, бәхетле гаилә учагы корырга сәләтен күрсәтә.
Яшел — хакимлек яратучылар төсе. Мондый төскә мөкиббән булучыларның үзләрен өстен итеп күрсәтәселәре килә. Яшел кием кию кешенең горур холыклы, үзсүзле, җитеш тормышта яшәвен күрсәтә.
Соры төс караңгырак булган саен күңел төшенкелегенә китерә. Мондый төстәге киемнәр белән ачык яулык, каеш кебек нәрсәләр кияргә киңәш итә белгечләр.
Читайте нас: