+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 март 2015, 22:36

Тәрәзә чистартабыз

Кышка кергәндә ябыштырылган кәгазьләрне, мамыкларны иң беренче эш итеп алып ташларга кирәк. Майлы буяулы тәрәзә рамнарын сабынлы, порошоклы су белән юа күрмәгез. Югыйсә, буяу тоныкланачак, саргаячак һәм хәтта яргаланырга да мөмкин. Иң яхшысы, берничә тамчы нашатырь спирты салынган су белән юу. Кипкәч, аз гына үсемлек маена тидереп алынган коры чүпрәк белән ышкырга. Буялмаган рамнарны башта тузаннан арындырыгыз.

Тәрәзә пыялаларын кояшлы көнне юмаска тырышыгыз, югыйсә, тәрәзәгез буйлы-буйлы калыр. Нык пычранган пыяланы башта сабынлы җылымса су белән юыгыз. Аннары салкынча суга нашатырь спирты (1 стакан суга 1 аш кашыгы исәбеннән) тамызып тагын бер мәртәбә чистартыгыз һәм корытканчы сөртегез. Бик үк пычранмаган тәрәзәне 1 литр суга 1 аш кашыгы крахмал салып та юарга була. Пыяла чиста килеш озаграк саклансын өчен ярты стакан суга 70 грамм глицерин һәм берничә тамчы нашатырь спирты салып, шул катнашма белән ышкырга кирәк.
Читайте нас: