+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 март 2015, 21:51

Һәркайсы – йолдыз!

Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләте чиксез аларның.Әни һәм бала... Бер-берсенә никадәр якын алар. Тугыз ай буе нәни әнисенең йөрәк тибешен тоя, тугач, күкрәк сөте белән туклана, үскәч тә әни баласы өчен иң газиз, кадерле кеше, таяныч, ярдәмче булып кала. Һәр әни өчен үз баласы — иң матуры, иң акыллысы, йөрәк парәсе.

Медицина алга киткән чорда яшәсәк тә, кызганычка каршы, мөмкинлекләре чикле, сәламәтлегендә тайпылыш булган сабыйлар дөньяга килә. Кайбер яшьрәк әниләр андый балаларны бала тудыру йортында ук калдырып чыга. Ә күпчелеге нарасыен тәрбияләүгә, аның сәламәтлеге өчен көрәшергә бөтен көчен сала. Андый әни-әтиләр алдында баш иябез. Гаилә җылысы, мәхәббәт нуры белән һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ балалар, чыннан да, алга таба адым ясый. Иң мөһиме — өметеңне өзмәскә, сабыр булырга, яхшылыкка ышанырга кирәк, ди мондый язмышка дучар ата-аналар.
Республикада мөмкинлекләре чикле балалар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Алар өчен уңай шартлар тудыру, сәләтләрен ачуга зур көч салына. Республика күләмендә үткән спорт, мәдәни чараларда катнашу алар өчен күңел төшенкелегеннән котылу гына түгел, ә реабилитация чарасы да булып тора.
Мөмкинлекләре чикле балалар Уфа “Нур” татар дәүләт театры залында газиз әниләренә соклангыч бәйрәм бүләк итте. “Бер адым алга” дип аталган хәйрия концертында мөмкинлекләре чикле балалар эстрада артистлары белән берлектә чыгыш ясады. Чара республика реабилитация үзәге, “Ана йөрәге” әниләр советы һәм “Тормыш стиле” башлап йөрүче төркем тарафыннан оештырылган иде. Бу концерт өченче ел үткәрелә. Монда мөмкин­лекләре чикле балалар иҗатына багышланган “Талантлар йолдызлыгы” республика конкурсы җиңүчеләре, йолдызчыклар катнашты.
— Балаларыбызның мөмкинлекләре чикле булса да, сәләте чиксез. Алар якты тормышка, яшәүгә омтыла. Алар өчен үсеш кирәк. Ә сәхнәгә чыгу балалар өчен зур реабилитация, тормышның үзе. Шуңа күрә мондый чараларны күбрәк оештырырга тырышабыз, — диде инвалид бала әнисе, “Ана йөрәге” төбәкара оешмасы җитәкчесе Гөлшат Ибраһимова.
Билгеле сәхнә йолдызлары Азат Аеткулов, Минзифа Искужина, Рушат Мөдәрисов, Айгөл Габдуллина, Заһир Исәнчурин һәм башкалар бу чарада бик теләп катнашты. Кыска гына вакыт эчендә җыр сайлап, фонограмма яздырып, кабатлап, балалар белән сәхнәдә соклангыч чыгыш ясадылар. Барлык чыгышлар да әниләр һәм укытучыларга багышланган иде. Шунысы шатлыклы, дип билгеләде җитәкче, укып кына йөрүче кызлардан торган инициативалы төркем тәкъдим кертеп, барлык оештыру эшләрен үз өстенә алган. Аларга һәм “Мәрхәмәт” хәйрия фонды җитәкчелегенә Гөлшат Әхәт кызы зур рәхмәт белдерде.
— Илеш районыннан килгән Галия исемле кыз белән башкорт халык җыры “Шәүрә”не җырладык. Галиянең сулышы киң, табигать биргән матур тавыш. Халык җырларын башкарырга кыюлык кирәк, Галия күкрәктән чыккан калын моңы белән бик килештереп җырлый. Аның яңгырап торган табигый тавышына бик сокландым, — дип сөйли Минзифа Искужина.
Рушат Мөдәрисов белән “Тыңлачы, сандугач”ны җырлаган Ильмир Ис­мәгыйлев 28нче коррекцион интернат-мәктәпнең 9нчы сыйныфында укый. 12 яшеннән бирле җырлый икән. “Талантлар йолдызлыгы” конкурсында өч тапкыр, шулай ук Казанда үткән “Җырлы-моңлы балачак”та катнашкан. Фәдис Ганиев белән “Илкәем”не , Азамат Гафаров белән “Туган ягыма” дигән җырларны башкарган. Бу җырны “Талантлар йолдызлыгы” конкурсында башкарган, клип та төшергәннәр.
Коляскада утыручы Лилия Баишева Чишмә районыннан килгән. Ул Азат Аеткуловның курай моңнары астында ком сибелгән тактада рәсем төшереп күрсәтте. Бөре шәһәреннән килгән Дмитрий Четвериков шулай ук җыр башкарды.
Уфаның 28нче коррекцион интернат-мәктәбеннән 7нче сыйныф укучысы Камилла Рәхимова җыр һәм йөзү белән шөгыльләнә. Аңа “Белая трость” фес­тивалендә Олег Газманов белән “Хыялны сурәтләү” җырын бергә башкарырга насыйп булган. Күптән түгел Камилла Санкт-Петербургта йөзү буенча үткән ярышларда катнашып кайткан. Шул ук мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Милена Булатова флейтада оста уйный. Ул да, кечкенә булуына карамастан, Казан, Санкт-Петербург кебек шәһәр­ләрдә төрле конкурсларда катнашкан.
Уфада яшәүче Айгөл Ибраһимова “Нур” татар дәүләт театры артисты Айгөл Габдуллина белән чыгыш ясады.
Әйе, мөмкинлекләре чикле булса да, күңел дөньясы, тормышка карашы якты, яшәү теләге көчле бу балаларның. Аларга фәкать ата-ана тырышлыгы, җәмгыятебез ярдәме, хәстәрлеге кирәк.
Читайте нас: