+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 апрель 2015, 23:11

Апрель. Ел фасылы

Борынгы римлылар үзләренең календарендагы икенче айны латинча “аперире” (ачылу) сүзеннән алып “априлис” дип атаганнар. Чынлап та, бу айда бөреләр ачыла.Борынгы Русьта, Болгариядә һәм Сербиядә аны бик матур исем белән “цветень” дип йөрткәннәр. Чөнки апрельдә беренче яшеллек үсеп чыга, кайбер агачлар чәчәк ата. Урыс халкында бу исемне “преть”, ягъни яну, кызу, парлану, пешү, эсселәнү, тирләү кебек сүз белән дә бәйлиләр. Апрель аенда җирнең йомшарып җылына башлавын күздә тотсак, бу юрауның да дөреслектән ерак түгел икәнен күрәбез. Украина һәм Польшада шуңа охшаш “квитень” дигән атама әлегә кадәр сакланган. Бу беренче яшеллек аен Белоруссиядә — “красавик”, Хорватиядә — “травань”, ә Чехиядә “дубен” дип атыйлар.Борынгы бабаларыбыз календаре буенча елның беренче ае — “нәүруз” 21 апрельгә кадәр дәвам итә. 22 апрельдән сабан ае башлана.

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар



1 — Халыкара кошлар көне; Көлке көне; шагыйрь, публицист Роберт Әхмәтҗановның ту­уына 80 ел (1935-2008).
2 — Халыкара балалар китабы көне; татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны (1886-1913) искә алу көне.
Башкортстанның халык артисткасы Тәнзилә Хисамовага 70 яшь (1945); җырчы Радик Динәхмә­товка 50 яшь (1965).
5 — Геологлар көне.
7 — Бөтендөнья сәла­мәт­лек көне; Су асты көймәләрендә һәлак булганнарны искә алу көне.
11 — Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне.
12 — Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне; Православие христиан­нарының Пасха бәйрәме.
14 — Башкортстанның халык артисткасы, Милли яшьләр театры актрисасы Ольга Мусинага 50 яшь (1965).
18 — Халыкара һәйкәл­ләр һәм тарихи урыннар көне.
19 — Русиянең һәм Баш­кортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, режиссер Лек Вәлиевның тууына 80 ел (1935-1992).
20 — Шагыйрь Батыр Вә­лиднең тууына 110 ел (1905-1969).
22 — Халыкара Җир көне.
23 — Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукларын яклау көне; Рәгаиб кичәсе.
26 – Радиация һәлакәт­ләрендә һәм казаларында һәлак булганнарны искә алу көне; Бөтендөнья туганлашкан шәһәрләр көне; татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн.
29 — Халыкара бию көне; Русиянең һәм Башкорт­стан­ның атказанган артисты, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты Җәмил Әбдел­мәновка 50 яшь (1965).
30 — Совет яугирләре Берлинда Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын элүгә 70 ел (1945); филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Морат Рәхимкуловка 90 яшь (1925).
Читайте нас: