Лиза көн саен мәче йоныннан әвәләп ясалган өч йомгак ашый икән. Белгечләр исәпләвенчә, Лиза 15 ел дәвамында ашаган йонның уртача авырлыгы 3 мең 200 килограмм тәшкил итә. Ул үзе бу турыда: “Мин мәче йонын ашау белән мавыгып киттем һәм миңа ул бик тә ошый!” — дип сөйли икән.
Үзенә шундый сәер ризык әзерләү өчен ул мәче йонын фатир буенча, шул исәптән идәннән һәм карават астыннан да җыя икән. Ләкин ул иң тәмлесе — мәченең үзеннән тарап алынган йон булуын да искәртеп үтә.
Моннан тыш, ана мәче үз баласын кайгырткан кебек, ул да үзенең дустын ялый икән. Белгечләр фикеренчә, аның үз-үзен шул рәвешле тотуы кешене җәфалаучы авыруларның берсе — “трихотилломания”. Ул тәндәге чәчләрне йолку авыруы, бу кешенең психик тайпылышы белән бәйле. Авыру кешедә чәчләрне йолку һәм ашау кебек гадәти булмаган теләк барлыкка килә, ә ул, үз чиратында, сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин.