+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 апрель 2015, 22:02

103нче катта... — пыяла балкон!

Американың Чикаго шәһәрендә биеклеге буенча дөньяда бишенче урында торган бинаның 103нче катында (җир өстеннән 400 метр биеклектә) тоташ пыяладан ясалган дүрт балкон бар. Үтәкүренмәле булганга, аларның идәне бөтенләй юк сыман тоела һәм кеше үзен нәкъ һавада эленеп торгандай хис итә.

Өч катлы пыяладан ясалган идәннең калынлыгы 4 сантиметр, ул 5 тонна авырлыкны күтәрә ала. Бина диварыннан чыгыбрак торган балкон эченә биш кешедән артык керергә рөхсәт ителми.
1973 елда төзелгән бу гаҗәеп балконнар туристларның яраткан урынына әйләнгән. Курку хисен җиңеп, аларга керергә иң кыюлар гына җөрьәт итә. Бу экстремаль мәйданчыкта булган кешеләр үзләрен аңлатып булмаслык тирән һәм көчле тойгы чолгап алуын белдерә. Күз алдындагы гаҗәеп манзара әсир итә. Аеруча төнлә, мегаполиста утлар кабынгач, югарыдан фантастикага тиң искиткеч күренеш ачыла.
Читайте нас: