+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 апрель 2015, 22:06

“Елюю Черкечех” үзәне нигә шомлы?

Экспедиция әгъзаларын анда алып барудан урындагы халык вәкилләре дә баш тарта.Вилюй елгасының өске агымында урнашкан бу Үлем үзәне турында сәер дә, куркыныч та легендалар йөри. Аларга ышансаң, андагы туң җирләр астында ниндидер сәер затларның мәетләре һәм күз күрмәгән металл объектлар яшеренгән. Шундый легендаларның берсендә җир астыннан бераз чыгып торучы кыйшайган арка искә алына, аның астында металлдан эшләнгән һәм салкын кышларда да җылылык саклаучы бүлмәләр тезелеп киткән. Элекке заманнарда анда кайбер кыю йөрәкле аучылар төн үткәргән, әмма соңыннан бик каты чирли башлаган, ә берничә тапкыр кунганнары озак та үтмичә җан-тәслим кылган.

Икенче бер объектның чит-читләре хәтта тырнак кисәрлек үткен, кызыл төсле шома металлдан дуга рәвешендә эшләнгән. Ул мәңгелек туң җирдән шундый зурлыкта чыгып тора ки, аның астыннан боланга атланып та үтеп була, диләр. Тагын шунысы: моның ише нәрсәләр Таулы Алтайда да, Калмыкстанның “Кара җир” дип аталган төбәкләрендә дә очрый. Ул якларда да кайбер акланнарда инде мүк баскан һәм яньчелгән яки күптән түгел генә пәйда булган металл кон­струк­цияләр очратырга мөмкин. Анда әле дә кайвакыт күктә ниндидер дөбердәү ишетелә дә, күзне камаштырырлык утлар кабы­нып сүнгәч, җирдә тагын бер яңа “металл монстр” хасыйл була.
Ул яктагы авылларда мичләр дә һичкайчан күрелмәгән сәер детальләрдән эшләнгән, халык та “моңача кеше күзе күрмәгән” тимер-томыр кисәкләре тапкан көтүчеләр һәм аучылар турында күп сөйли. Ул металл кисәкләре, имеш, кечкенә көмеш цилиндрларны хәтерләтә, алардан ниндидер җылылык бөркелә һәм айлар дәвамында суынмый, тик менә табучылар гына күпмедер вакыттан соң вафат була...
Ләкин бу вакыйгаларны бик җиңел аңлатып була, чөнки “сәер” металл кисәк­ләрендә Русия һәм Украина заводлары штампларын бик җиңел укып була. Моны инде зирәк гәзит укучылар да күптән төшенгәндер, сүз җиһан корабларының файдаланылган һәм төп ракетадан төшереп калдырылган фрагментлары турында бара. Ул кораблар, юлдашлар бер үк траектория буенча очырылганлыктан, әлеге фрагментлар да җиргә бер үк зонага бер үк линия буенча килеп төшә, ул урыннарда хәзер ракетоноситель бакларының яньчелгән алюминий баклары, башка космик металлолом өелеп ята диярлек. Боларның һәммәсе дә Вилюй янәшәсен­дәге Үлем үзәне турындагы легендаларга бик охшаш, шулаймы? Өстәвенә, Якутия Казахстаннан очырылган җиһан кораб­ларының файдаланылган фрагментлары килеп төшә торган зонага карый. Әмма бөтен хикмәт тә шунда: иң тәүдә искә алынган легендалар бик борынгы заманнардан, адәм баласы җиһанга аяк басканчы ук яшәп килгән!
Үлем үзәне турында узган гасырда ук Вилюйны өйрәнгән галим Р. Маак болай язып калдырган: “Олы казан батты” дигәнне аңлатучы Алгый Тимирнить елгасы буенда, чыннан да, бакырдан эш­ләнгән зур казан бар. Аның чын зурлыгы турында төгәл генә әйтеп булмый, чөнки җир өстендә аның бер өлеше генә күренеп тора, әмма шуның эчендә дә берничә агач үсә...”
Якутиянең борынгы мәдәнияте буенча белгеч Н. Архипов та сәер объектлар турында язып калдырган: “Вилюй елгасы бассейны буенда яшәүчеләр арасында шушы елга агымының өске өлешендә бик зур бронза олгуй-казаннар барлыгы турында хикәятләр яшәп килә. Бу сүзләр, чыннан да, игътибарга лаек, чөнки әлеге мифик казаннар булу ихтималлыгы булган төбәкләрдә якутча Олгуидах (“казанлык” дигәнне аңлата) сүзе кергән берничә елга бар...
Безнең көннәрдә яшәүче тикшеренүче­ләр, Мирный шәһәреннән А. Гутенев һәм В. Михайловский, күчмә тормыш белән яшәүче бер карт турында хәбәр иткән. Әлеге кеше, Үлем үзәнендә булып, ниндидер металл куыш барлыгы турында бәян иткән, аның эчендә “тимер киемнәр кигән бик ябык, кара-кучкыл төсле, бер күзле кешеләр” ята икән. Бу хакта башка шаһитларның да раслаулары теркәлгән.
Якутлар җирендә нинди сәер “казаннар” ята соң? Моңа төгәл генә җавап әлегә юк. Әмма шунысы хак: бу легендаларда һәм шаһитлар күрсәтмәләрендә бәян ителгәннәр барысы да уйдырма дип әйтеп булмый. Владивостоктан әлеге Үлем үзәнендә булган Михаил Корецкий менә нәрсәләр язып калдырган:
“Мин анда өч тапкыр булдым. Беренче тапкыр, 1933 елда, миңа ун яшь чакта, мин анда әтием белән бардым. Ә икенче тапкыр, 1939 елда, әтидән башка гына. 1949 елда өченче тапкыр барганда без, егетләр, бер төркем идек. Үлем үзәне Вилюй елгасының уңъяк кушылдыгы буйлап сузылган, дөресен генә әйткәндә, шул кушылдык тугае буйлап тезелеп киткән үзәннәр тезмәсе ул. Өч тапкыр барганда да мин анда бер якут озатуында булдым. Без ул якларга рәхәт тормыштан бармадык, анда, тыныч төбәктә, талаучылардан курыкмыйча алтын юу мөмкинлеге бар иде. Ә инде серле объектларга килгәндә, ул якларда андый нәрсәләр бик күптер, чөнки мин булган өч сезонда шундый җиде “казан” күрдем. Алар барысы да миңа бик сәер тоелды: беренчедән, зурлыгы — диаметры алтыдан тугыз метрга кадәр. Икенчедән, алар ниндидер аңлашылмаган материалдан эшләнгән, ул “казаннарны” үткер зубило белән дә яньчеп булмый, сынмый да, чүкелми дә. Хәтта корычта да чүкечнең эзе калыр иде! Өстәвенә, ул металл өстән тагын ниндидер билгесез материал белән капланган, анысы да вакыт узудан барлыкка килгән нәрсә түгел, бик-бик каты, хәтта сыдырылган эз дә калмый.
Урындагы легендаларда телгә алынган, аерым бүлмәләре булган һәм җир астына китүче коеларны без күрмәдек. Ләкин мин шунысына игътибар иттем: андагы үсемлекләр дөньясы искитмәле — эре-эре яфраклы әрекмәннәр, бик озын сабаклар, кешедән ике тапкыр биегрәк ниндидер сәер үләннәр...
“Казаннар”ның берсендә без, төркем­дәге алты кеше, төн үткәрдек. Бернинди начар нәрсә дә сизмәдек, бернинди маҗарасыз-нисез чыгып киттек. Соңын­нан да беркем дә әллә ни чирләмәде. Әлбәттә, өч айдан бер танышыбызның чәчләре коелып бетте, ә минем башның сул ягында, тегендә ятып йоклаган якта, шырпы башы кадәр генә өч кутыр чыкты. Мин аларны гомер буе дәвалап карасам да алар әле дә бетмәде...”
Михаил Корецкийның хаты яңа фикерләр уята. Аннан аңлашылуынча, ул “казаннар” тирәсендә көчле радиация булырга тиеш, биек үсемлекләр, чиләнеп торучы кутырлар, коелган чәч — нурланыш алуның ачык билгеләре. Ул очракта, бу “казаннар” радиоактив металлдан эшләнгәнме, әллә инде аларның эчендә нурланыш биреп ятучы нәрсәдер яшерелгәнме? Алай булса, ул сәер объектлар бик ныклы нинди материалдан эшләнгән соң, аларны кем, кайчан һәм ни өчен эшләгән? Тугыз метр диаметрлы казаннарның ни хаҗәте бар? Урындагы легендаларда телгә алынган бу объектлар мәңгелек туңлыкта нинди җылылык чыгарып ята? Җир астына киткән коридорлар астында, имеш, ут чәчеп ятучы Уот Усуму Тонг Дуурайның да якутчадан тәрҗемәсе дә “тирә-яктагы барлык нәрсәне юк итүче ут өермәсе белән җирне тишкән коточкыч чит килмешәк”.
Кем соң ул килмешәк, нигә ул вакыт-вакыт җир өстенә ут көлтәсе чәчә? Әгәр дә бу легендалар бик борынгы булмаса, бүгенге көн күзлегеннән карап, аларны җир астындагы стратегик әһәмияттәге ракета шахталары дип атап булыр иде. Әллә инде бу төбәкне чынлап та элекке заманнарда чит планета кешеләре үзләренең яшерен хәрби базалары итеп файдаланды микән? Әллә туң җиргә төшеп кадалган зур-зур диаметрлы объектлар һәлакәткә тарыган чит планета җиһан корабларымы? Ләкин бу сорауларга әле булса җавап юк. Кызганыч, әлбәттә, ул җаваплар, безгә калса, бик кызыклы булыр иде.
Менә шулай, Вилюй елгасының өске агымындагы Елюю Черкечех, ягъни Үлем үзәне, бик күп серләр саклый.
Читайте нас: