+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 апрель 2015, 22:43

Имамнар белемен арттырды

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин боерыгы нигезендә 21-31 мартта Үзәк диния нәзарәте карамагындагы Октябрьский шәһәре “Нуруль Ислам” мәдрәсәсендә имамнар һәм аларның ярдәмчеләре өчен чираттагы дини белем күтәрү курслары узды. Аллаһка шөкер, укуга Ярмәкәй, Шаран, Туймазы, Бүздәк, Бакалы, Бәләбәй, Әлшәй, Чакмагыш районнарыннан, Октябрьский шәһәре мәхәлләләреннән һәм Ырынбур өлкәсеннән 50дән артык дин әһеле килде.

Имамнар Коръән уку кагыйдәләрен, Фикыһ, Гакыйдә фәннәрен өйрәнде. Укыту тулысынча Хәнәфи мәзһәбе нигезенә корылган. Көн саен имамнар алдында имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт, мәдрәсә ректоры Айнур хәзрәт һәм мәдрәсә мөгаллимнәре тарафыннан төрле көнүзәк темаларга: гаилә, күршеләр, туганнар белән тату яшәү, имам һәм аның вазыйфасы турында вәгазьләр сөйләнде.
Курслар төрле вакыйгаларга бай булды. Мәдрәсә ректоры Айнур хәзрәтнең өченче баласы туу сәбәпле корбанлыклар чалынып, гакыйка мәҗлесе үтте. Иң мөһиме — бу мәҗлес, бер яктан, хәләл ризыклар ашап сөенү булса, икенче яктан, укуга килгән имамнар өчен ачык дәрес тә булды. Курсларда катнашучылар һәм җомга намазына килгән йөзгә якын дин кардәшебез Фәнис Закиров гомрә хаҗдан алып кайткан “Зәм-зәм” суы белән сыйланды.
Имамнар курсларда биш вакыт намазны, җомга һәм җеназа намазын дөрес итеп башкарырга, шулай ук, мәет юарга һәм 7 азан әйтеп өшкерү ысулларын өйрәнде.
Имамнар һәм аларның ярдәмчеләре өчен чираттагы белем күтәрү курслары агымдагы елның 7-17 ноябрендә узачак. Белем күтәрү курсларына килүчеләрдән үз районы имам-мөхтәсибеннән юллама алып килү таләп ителә.

“Нуруль Ислам” мәдрәсәсе матбугат үзәге
Читайте нас: