+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 апрель 2015, 22:03

Бәләбәйгә шигъри яз килде

Шәһәрнең Үзәк мәдәният сараенда “Илһам чишмәләре-2015” төбәкара шигърият фестивале җиңүчеләре тәбрикләнде.15нче тапкыр үткәрелүче “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале быел ике төп датага — “Әдәбият елы”на һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде. Фестивальдә урыс, башкорт, татар, чуваш телләрендә иҗат итүче шагыйрьләрнең иң-иңнәренә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

— “Илһам чишмәләре” фес­тиваленең географиясе елдан-ел киңәя. Чараны тәүге тапкыр үткәр­гәндә 50гә якын автор гына үз эшләрен җибәргән булса, быелгы конкурста Татарстан, Чувашия республикаларыннан, Пермь краеннан, Орел өлкәсеннән, Русиянең тагын 6 шәһәреннән, республиканың 16 шәһәреннән һәм 27 районыннан барлыгы 245 кеше катнашты, — дип белдерде, фестивальне ачып, Бәләбәй районы хакимияте баш­лыгының беренче урынбасары Ихсан Бәдретдинов.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 7 лауреат һәм төрле но­минацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. “Шагыйрь һәм заман” номинациясендә — Кә­рим Сәлимов, Сергей Шилкин, Венера Мәҗитова, Нина Федорова, ”Безнең сүз”дә — Марина Пыжьялова, “Заман башка — заң башка”да — Виталий Иванов, “Мәхәббәт ул шундый изге хис”тә — Фәнисә Фәхрет­динова,“Фестиваль миңа канат куйды”да — Лариса Абдуллина, “Фестиваль ачышы”нда — Айгөл Габитова, “Тугрылык һәм Туган ил алдындагы бурыч уты юлыбызны яктыртсын”да — Лилия Гайфуллина, “Бу көннәрнең даны мәңге сүн­мәс”тә Вера Фомина җиңү­челәр дип табылды. Шунысы куанычлы: унбер номинантның өчесе — Борайдан Лилия Гайфуллина, Кушнаренкодан Фәнисә Фәхрет­динова һәм Илештән хезмәт­тәшебез Венера Мәҗитова — татар телендә иҗат итүчеләр. Фестиваль лауреатларына кил­гәндә, бу исемгә лаек булган җиде кешенең берсе — Авыргазыдан Эльверт Хәмәтшин да (ул 3нче дәрәҗә премиягә лаек булды) татар телендә иҗат итә. “Илһам чишмәләре-2015” фести­валенең Гран-прие да татар егетенә — Уфадан Рабит Фәтхигә тапшырылды.
— “Илһам чишмәләре”нең Гран-приена лаек булу хәтере­мә гоме­ремнең иң истәлекле мизгелләренең берсе булып уелып калачак. Фестивальне югары дәрәҗәдә оештырган Бәләбәй районы хакимиятенә һәм, безнең эшләребезне карап, гадел хөкем чыгарган “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите хезмәткәрләренә, аеруча жюри әгъзасы Зәйфә Салиховага барлык катнашучылар исемен­нән зур рәхмәтемне белдерәм, — диде Рабит Фәтхи, фестиваль җиңүчесе кубогын кулына алгач.
Чара барышында фестиваль лауреатларына һәм номинантларына үз телендә шигырь уку мөмкинлеге дә бирелде. Сәхнәдән шигырьләр дүрт телдә яңгырады. Бу үзе үк фестивальнең тугандаш халыклар арасын якынайтуга лаеклы өлеш кертүен күрсәтә.
— Шушындый катлаулы һәм авыр заманда да кешеләрнең шигырь язуы аеруча мактауга һәм хуплауга лаек. Күңел түрләреннән шигырь ургылып чыга икән, димәк, әдә­биятыбызның шигърият чишмәләре дә саекмый.
“Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале 17 ел эчендә бик күпләргә иҗади канат куйды, яңадан-яңа биеклекләргә рухландырды. Иң куанычлысы — фестиваль лауреатлары һәм но­минантларының күпләре Башкортстан Язучылар бер­легенә кабул ителде. “Илһам чиш­мәләре”ндә катнашканнан соң тагын да дәртләнебрәк шигырь яза башлаучылар да күп булды.
Сүземне бер мисал белән генә дәлилләп китәсем килә. Моннан берничә ел элек Балтач районыннан Әхнәф Мазһаров фамилияле сугыш һәм хезмәт ветераны конкурска шигырьләрен юллаган, алар ниндидер номи­нациядә җиңү яулаган иде. Шул җиңүдән соң Әхнәф аганың гүя икенче сулышы ачылды: ул, шигырьләрен бергә туплап, аерым җыентыклар итеп тә чыгарды. Бер көнне Әхнәф аганың: “Мин инде бакыйлыкка күчеп барам, шуңа сезгә тагын бер кат рәхмәтемне әйтеп калдырырга ашыгам” дигән хаты килеп төште. Аның ихлас күңел белән язылган рәхмәт хатын укыганда хәтта күзләремә яшь килде, — ди жюри әгъзасы, “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите мөхәррире урынбасары, Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы Зәйфә Салихова, фестиваль­нең әһәмияте хакында.
Кушнаренкодан килгән Фәнисә Фәхретдинованың да әйтер сүзе бар иде:
— Мин бүген үз гоме­ремдә беренче тапкыр чуваш телендә иҗат итүче шагыйрь­ләрне күрдем, аларның үз телләрендә укыган шигырь­ләрен тыңладым, берничәсе белән хәтта телефон номерлары һәм электрон адреслар белән алмаштым. Төрле милләт халыкларын берләш­терүдә армый-талмый эшләүче фестиваль күңелемдә бик матур тәэссоратлар калдырды. Шигырь­ләрем язылып торса, “Илһам чишмәләре” бәйгесен­дә тагын да катнашачакмын әле, — диде ул.
Бәләбәй — яугир-шагыйрь Фатыйх Кәримне дә татар әдәбиятына аякка бастырган төбәк. Менә 17 ел рәттән фестиваль кысаларында Фатыйх Кәрим исемендәге әдәби премияләр дә тапшырылып килә. Бәләбәй районы хакимияте тарафыннан булдырылган әлеге премиягә шушы вакыт эчендә барлыгы 53 кеше лаек булган. Быел исә бу исемлек янә биш лауреатка тулыланды: алар — Рамил Янбәк, Любовь Әфләтунова, Леонид Соколов, Рамил Сарчин һәм Зинаида Сурбан.
Бу көнне Бәләбәйгә чын мәгънәсендә шигъри яз килде. Елдан-ел канатларын ныгыта баручы фестиваль киләчәктә дә дәвамлы булсын һәм яңадан-яңа талантларга юл ачсын иде.
Читайте нас: