Шуннан бирле бу “резина”-кеше бик күп акробатик трюкларда, баскетбол, бейсбол матчларында, телевизион тапшыруларда катнаша.
Дөньяда иң сыгылмалы ир үз тәне белән кеше ышанмастай трюклар ясый: ул бөтен гәүдәсе белән кечкенә тартма эченә сыеп бетә, төрле төеннәргә һәм композицияләргә төйнәлә, йөрәген күкрәк читлегендә күчереп йөртә ала.
Табиблар, табигатьтән бирелгән үтә дә сыгылмалылыкны Даниэль үзе шул дәрәҗәгә җиткергән, дип исәпли.