+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 апрель 2015, 21:37

Утта янмый, суда батмый!

Җиде тапкыр үлемнән калган кеше турында башкача әйтеп тә булмыйдыр. Аның дөньяга килүе дә үзенчәлекле — ул көймәдә йөзеп барганда туган.

Хорватиядән Франо Селак исемле музыка укытучысының уңышсызлыклар тезмәсе 1962 елда, 33 яшендә башлана. Ул утырып барган поезд, рельслардан чыгып, берничә тапкыр әйләнә һәм суга барып төшә. 17 кеше һәлак була. Селак сынган кулы белән ярга йөзеп чыгарга үзендә көч таба.
Бер елдан соң самолетта очып барганда, аның койрык өлеше тау түбәсенә бәрелү сәбәпле, салон ишеге актарылып төшә. Селак каеш белән эләк­терел­мә­гән була һәм борттан тышка чыгып оча. Җиргә 600 метр чамасы калган була. Госпитальдә аңына килгәч, табиблар аңа самолетның, җиргә төшеп, челпәрәмә килүен, ә аны печән кибәне өстендә табуларын хәбәр итә.
1966 елда ул утырып барган автобус һәлакәткә очрый һәм елгага килеп төшә. 4 кеше үлә, ә ул җиңелчә җәрәхәтләр белән котыла. 1970 елда үз автомобилендә китеп барганда ул яна башлый. Селак аннан чыгып өлгерә, ә машина шартлый.
1973 елда да шундый хәл кабатлана. Ләкин бу юлы, ягулык системасында өзеклек булу сәбәпле, салонның эче яна башлый. Селакның башындагы чәчләре янып бетә, әмма үзе исән кала.
1995 елда аны автобус бәрдереп китә. Франо бу юлы да җиңел котыла, бераз имгәнә һәм шок хәлендә була. 1996 елда үз машинасында тар гына тау юлыннан барганда каршысына килгән зур йөк машинасы прицебы белән аңа бәрелә. Франо машинаның алгы тәрәзәсеннән чыгып оча һәм шул рәвешле үлемнән кала.
Ә менә 2002 елда Франо Селак 73 яшендә беренче тапкыр лотерея билеты сатып ала һәм... 1 миллион доллар ота!
Акчаны саклык банкына салырга киңәш итүчеләр була. Әмма ул аларны үзе исән чакта файдаланып калуны кирәк таба. Иң тәүдә бурычларыннан котыла, күп сәяхәт итә. Аннары үзе яшәгән урамда изге Мәрьям-Ана хөрмәтенә кәшәнә (часовня) төзетә, урындагы чиркәүгә ремонт ясауда булыша, музыкант дусларына уен кораллары алып бирә.
Читайте нас: