+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 апрель 2015, 21:49

Кара диңгездә кызыл ялкын

Дәрья өстендәге бу афәттән бүген Кырымда яшәүчеләр сабак алырга тиеш. 1927 елның 12 сентябренә каршы төндә Кырымда 9 баллы җир тетрәү була. Аның эпицентры Ялта шәһәреннән 25 чакрымда диңгез эчендә теркәлгән. Бу вакыйганың нәтиҗәләре турында, коточкыч җимерелүләр, анда һәлак булганнар, яраланганнар хакында барысы да белә. Ләкин җир тетрәгән чакта... диңгез януы бик озак еллар сер булып сакланды.

Кара диңгез бик күп серләр саклый. Шуларның иң беренчесе — аның каян хасыйл булуы. Әгәр без тикшеренүчеләр сүзләренә ышансак, шул урында 8 мең ел элек Яңа Эвеския күле-диңгезе булган. Җир кабыгының акрынлап кына шуышуы, климатның һәм диңгез суы биеклегенең үзгәрүе нәтиҗәсендә 5 мең ел элек Борынгы Кара диңгез бассейны барлыкка килгән. Соңгы 3 мең елда табигать “тынычлануы” аркасында бу бассейн бүген без белгән хәленә килгән. Шулай итеп, территориясе буенча Австрия, Греция, Исландия һәм Португалияне үз эченә сыйдырырлык зурлыктагы диңгез, имеш, бер мизгелдә хасыйл булган. Гәрчә мондый “проектны” гамәлгә ашыру өстендә табигать якынча миллион ел “эшли”.
Кислород җитмәү шартларында органик матдәләрнең таркалуы Кара диңгезнең иң төп аномалиясен — күкерт-водород катламын барлыкка китерә. Ул катлам суның 125 метр тирәнлегеннән башлана һәм шул күләмнең 90 (!) процентын тәшкил итә. Күкерт водороды янучан, суда җиңел таркала, һава белән кушылган очракта — шартлый. Соңгы 30 елда күкерт-водород катламының дәрәҗәсе 50 метрга күтәрелгән, моны халыкара океанография экспедицияләре тикшеренүләре дә раслый. Күптән түгел генә әлеге катламның Кара диңгезнең көнчыгыш өлешендә 30 метр тирәнлектә генә булуын дәлилләделәр! Аңа шуннан да югарырак күтәрелергә Кара диңгезнең тагын бер искиткеч үзенчәлеге — “С-катлам” дип аталучы катламы киртә куя. Нәкъ менә шул катлам яр буенда яшәүчеләргә әлегә шул тирәдә яшәргә мөмкинлек бирә дә инде! Шушы күкерт-водород югарыга калыкса, шул тирәдә яшәү­челәрнең берсе дә исән калмаячак. Ул хәвефле район йөзләрчә чакрымга сузыла, анда ничә йөз мең кеше яшәвен күз алдыгызга китерәсездер.
Моның белән, бәл­ки, ул тирәдә яшәү­челәрне куркыту урынсыздыр? Бо­ларның барысы да, бәлки, әкияттер? Шатланып яши бир шунда! Ләкин кешелекнең тарихка ваемсызлыгы, битарафлыгы искит­мәле! Моның никадәр куркыныч икәнлеген, дөнья океаннарының башка төбәкләрендәге хәл­ләрне белмәү кешел­әрнең пошмаслыгы турында гына сөйли.
Перуда 1980 елда йөзләрчә мең тонна үле балыкны диңгез дулкыннары яр буена чыгарып өя. Нәтиҗәдә, андагы балыкчылык сәнәгатенең кереме алты тапкыр кими, шундагы балыкчы гаилә­ләренең күпчелеге аерылышып бетә, чөнки ирләрен булдыксызлыкта гаепләгән хатыннар, эшнең нидәлегенә төшенеп тормыйча, шушы табигать казасын аң­ламыйча, акчаны һәм керемне ирләреннән өстен куялар. Ә бит чак кына булса да аңларга теләсәләр, күргәннәренең асылына төшенергә тырышырлар иде: шул көннәрдә ярга якын гына арада үтеп баручы ап-ак кораблар бер-ике чакрым үтүгә кап-кара сөремгә бата. Боларның бөтен сәбәбе дә нәкъ менә шул күкерт-водород катнашмасының су өстенә күтәрелүе була.
Әйткәндәй, Одесса шәһәре тирәсендә дә 1978 елдан башлап күкерт-водород белән агуланып үлгән йөзләрчә тонна балык яр буена әледән-әле дулкын белән чыгарып ташлана.
Американың 1983 елда җиһанга җибәргән бер юлдашы, Җир тирәли бер тапкыр әйләнеп чыккач, Үле диңгезнең төсе зәңгәрдән карага алышынуын терки. Тикше­ре­нүләр диңгез суының асты өскә килүен, күкерт-водород катнашмасы эрегән суларның өскә калкуын күрсәтә.
1986 елда Каме­рунның Ниос күле тирә­сендә яшәгән 1746 кеше һәлак була. Сәбәбе — күлдән көтмәгәндә зур газ болыты кү­тәрелә. Кара диңгездә күкерт-водо­родның ни рәвешле туплануын һәм күпме микъдарда акрынлап югарыга күтәрелүен галимнәр әле булса аңлата һәм исәпләп чыгара алмый.

Перуда 1980 елда йөзләрчә мең тонна үле балыкны диңгез дулкыннары яр буена чыгарып өя. Нәтиҗәдә, андагы балыкчылык сәнәгатенең кереме алты тапкыр кими, шундагы балыкчы гаилә­ләренең күпчелеге аерылышып бетә, чөнки ирләрен булдыксызлыкта гаепләгән хатыннар, эшнең нидәлегенә төшенеп тормыйча, шушы табигать казасын аң­ламыйча, акчаны һәм керемне ирләреннән өстен куялар.


1927 елның 12 сентябренә каршы төнлә дөрләгән “диңгез янгыны” бик җитди уйланырга мәҗбүр итә. Кырым төбәгендә җир тетрәүләр 70-100 елга бер кабатланып тора. Аның чираттагысы 2000-2030 еллар аралыгында булмас дип кем әйтә ала? (2030 елга да 15 ел гына калып бара!) Аның фаразланган урыны — Алушта-Симеиз районында, яр буеннан 25-50 чакрымда. Шунысы да бар: әгәр 1949 елдан 1980 елга кадәр шул төбәктә якынча 5 ел саен алты җир тетрәү теркәлсә, 1980-98 елларда, алар ешаеп, уртача 2,6 ел саен җиде тапкыр җир тетрәү булган. Планетабыз эчендәге киеренкелек арта бара, күрәсең.
Утлы ялкын афәтенә җир тетрәүләр яисә тектоник хәрәкәтләр генә сәбәпче түгел. Кара диңгез бассейнына керүче илләр ел саен анда йөзләрчә мең тонна органик һәм органик булмаган матдәләр, калдыклар, металлар агыза. Бо­лар­ның, барысы бергә кушылып, коточкыч көчкә ия булган шартлаткыч хасыйл итүе ихтимал. Димәк, башны комга тыгып кына котылып булмаячак. Шуңа күрә һәлакәтне булдырмас өчен диңгез экологиясе һәм океанография өлкәсендәге тик­шеренүләр белән бүгеннән үк җитди шөгыль­лә­нергә кирәк. Соң булуы ихтимал.
Читайте нас: