+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 апрель 2015, 13:45

Берсе — кара, берсе — ак

Британиянең Дадли шәһәрендә берничә минут арасы белән бер-бер артлы туган кызлар Киан һәм Риминың игезәкләр булуына кемне дә булса ышандыру кыен, чөнки дөньяга Киан — кара, ә Рими ак тәнле булып туган.

Мондый гайре табигый хәл миллионга бер туры килә һәм андый игезәкләр бармак белән генә санарлык, ди белгечләр. Сирәк очрый торган бу генетик аномалия кызларның әнисе Кайли Ходжсон һәм әтисе Реми Хордерның нәселләрендә ак һәм кара тәнле кешеләр булуы белән бәйле.
2005 елда дөньяга килгән кызларның әниләре иң башта аларның икесенең дә күзләре зәп-зәңгәр булуына игътибар итә. Соңыннан гына тән төсләре төрле булуын сизә. Үсә-бара Кианның күзе — сорыга, ә тәне каракучкылга әйләнә. Рими исә сары чәчле, зәңгәр күзле булып кала.
Кызларның әти-әнисе икесе дә кара тәнле булгач, аларны күргән кешеләр ак тәнле Римины Кианның ахирәте дип уйлый һәм икесенең дә бертөрле киенгән булуына гаҗәпләнә.
Кызлар башлангыч сыйныфның төрле классларында укый, чөнки Римига — математика, ә Кианга гуманитар фәннәр ошый. Холык-фи­гыльләре дә бер-берсенә охшамаган: Киан — җитез, тиктормас, аралашучан, ә Рими — йомык һәм оялчан кыз. Алар җыр-биюгә оста. Киан хайваннар белән мавыкса, Рими исә әнисе белән төрле ризыклар пе­шерергә ярата.
Читайте нас: