+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 Май 2015, 21:37

“Кызыл таң” һәм “Әллүки”не троллейбуста да укыйлар!

Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлык башлангычы белән оештырылган акция халыкны рухи агартуда мөһим чара булып тора.Шушы көннәрдә Черни­ковка бистәсе буйлап йөрүче махсус бизәлгән, тышына гәзит-журнал тышлыклары төшерел­гән троллейбуска утырып, “Кызыл таң” гәзите һәм “Әллүки” журналы хезмәт­кәрләре рейска чыкты. Максат — пассажирларны әлеге басмалар белән таныштыру, аларны гәзит-журналларга язылырга өндәү иде.

Журналистлар Ләйсән Якупова һәм Ләйсән Бәдрет­динова һәм мин, троллейбуска утыручыларны тукталышта ук сәламләп, урыс һәм татар телләрендә “Кызыл таң” һәм “Әллүки” журналлары турында сөйләдек, пассажирларга әлеге бас­маларны бүләк итеп, акцияне күңелле һәм җанлы алып бардык. Фотохәбәрче Динар Кә­лимуллин иң матур мизгелләрне видеотасмага һәм фотосурәткә төшереп алды.
Күренүенчә, Черниковка бистәсе пассажирлары, нигездә, зоводларда эшләүче төрле милләт кешеләре, күбрәге пенсионерлар. Шунысы күңелле: хәтта урыс, украин, марилар да “Кызыл таң” гәзитен белә, күргәне, ишеткәне бар. Алар да истәлек өчен, татар милләтеннән булган күрше-күләннәренә, таныш-белешләренә бирергә дип, безнең гәзит-журналларны сөенеп кабул итте. Ә инде татар милләтеннән булганнары, нигездә, республикабызның төрле районнарында туып, “Кызыл таң”ны укып үскән авыл кешеләре. Җылы аралашу вакытында алар гәзит-журналларга “Матбугат йорты”на килеп, шактый арзанрак бәягә язылу мөмкинлеген белде.
“Матбугат укучы троллейбус” акциясе журналист­ларның халык белән якыннан аралашуы, басмаларны та­нытуы өчен генә түгел, пассажирларның актив рәвештә гәзит-журналларга язылуына да көчле этәргеч булыр дип ышанабыз.
Читайте нас: