+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 Май 2015, 22:06

Сакура да чәчәк ата

Япониядә түгел, Краснокама районының Можар авылында.Мин моңа башта үзем дә ышанмадым. Япониянең горурлыгы булган бу матур агач үзенең туган ягында гына үсәдер, дип уйлый идем. Баксаң, дөрес тәрбияләсәң, ул Башкортстанның кечкенә Можар авылында да үсә, чәчәккә күмелә икән.

Краснокама районының Можар авылында “Яблоня” питомнигы урнашкан. Аның хуҗасы Рамил Хәбибуллин. Хәер, моны гаилә бизнесы дияргә дә була, чөнки ел әйләнәсенә гаиләнең бөтен әгъзалары биредә тир түгә. Рамилнең бакчачылык белән ныклап шөгыльләнә башлавына ун ел, ә 2008 елдан алып алар үсентеләрне сатуга чыгарган.
— Товарның сыйфатлы булуына ышанганда гына, аны кешегә тәкъдим итәсең. Үсентеләрне сатуга чыгарганчы, мин бакчачылык, үсентеләрне ялгау, үрчетү турында бик күп укыдым, өйрәндем, эшләдем, сынадым, бары тик шуннан соң гына хезмәт җимешемне башкаларга тәкъдим итәргә булдым, — ди Рамил Радик улы.
Читайте нас: