+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 Май 2015, 22:08

Бәрәңге орлыгың әзерме?

Күпләр инде саклагычтагы бәрәңгеләрне карап, аларны утыртырга әзерләп куйды. Баштагы төп шарт: орлыкның сыйфатын тикшерү, аларны кышын ярлыланган дефицит элементлар белән туендыру һәм төрле авыруларга каршы торучанлыгын көчәйтү.

Саклагычтан чыгару белән чәчү орлыгына тәгаенләнгән бүлбеләрне аерырга, механик бәрелү яки ниндидер авыру билгеләре булганнарын җыеп алырга кирәк. Сайлап алынган бәрәңгеләрне башта составында бакыр катнашмасы булган пестицидлар салынган катнашмада юарга киңәш ителә. Шушы ук катнашмага башка микроэлементларны да кушарга ярый.
Алдан әзерләнгән микроашламалар булмаган очракта, көл кушарга да була. Ләкин аңа кадәр бу катнашмага 10 литр суга 1,5 грамм бор кислотасы салынган эремә өстәргә онытмагыз. Бор кислотасы бүлбеләрне туфрактагы зарарлы матдәләрдән һәм корткычлардан сакларга ярдәм итә. Шул ук вакытта, ул яшь бүлбеләргә өстәмә туклану чыганагы да булып тора.
Югарыда тәкъдим ителгән эшкәртү алымнарын башкарганнан соң, чәчеләсе бәрәңге 10 градус җылылыктагы бинада таратыла. Аны идәнгә бер кат итеп җәяргә кирәк. Бина эче артык коры булганда, үтәкүренмәле япма белән капларга онытмагыз. Мондый шартларда ул үзеннән бүленеп чыккан дым аша тын ала.
Бакчачылар бәрәңгене утыртканчы аны берникадәр шыттырып ала һәм күзәнәк җибәргәч утырта. “Икенче икмәк”не утыртканчы бер көн дәвамында аларны 35 градус җылылыктагы бинада тоту да яхшы.
Читайте нас: