+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 Май 2015, 22:07

Үги ана яфрагының да файдасы бар

Сары чәчәкле бу файдалы үлән илебезнең бөтен территориясендә диярлек таралган. Ул елга һәм күл буйларында, юеш чокырларда, текә ярларда үсә. Апрель - майда чәчәк ата, җимешләре май-июньдә өлгерә.

Дару чималына үги ана яфрагының чәчәк кәрзиннәрен һәм яфракларын файдаланалар. Яфракларында — алма кислотасы, аракы, галл һәм аскорбин кислоталары, декстрин, инулин, каротиноидлар, сапониннар, ситостерин, ачы матдәләр, ә чәчәкләрендә фарадиол, стигмастерин, ситостерин, тараксантин, арнидиол матдәләре бар.
Яфраклары төнәтмәсен һәм кайнатмасын үпкә авыруларыннан какырык чыгаргыч һәм йомшарткыч дару буларак, төнгә кайнар компресслар ясап, йомшарткыч, дезин­фекцияләүче һәм ялкынсынуга каршы чара буларак кулланалар.
Төнәтмә ясау өчен бер аш кашыгы туралган коры яфракка (чәчәкләре белән бергә дә ярый) бер стакан кайнар су салалар. 30 минут төнәтәләр һәм көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.
Үги ана яфрагын җәйнең беренче яртысында, алар әле яшь, аскы яклары төкчәләр белән капланган һәм күгәрек тимәгән чакта җыялар. Аларны сапларының яртысыннан кисеп алалар һәм, кәгазьгә яисә чүпрәккә юка гына таратып, яхшы җилләтелә торган бүлмәләрдә киптерәләр. Чәчәк кәрзиннәрен апрель — майда хәзерлиләр.
Читайте нас: