+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 Май 2015, 21:43

Бабайлар да селфи төшерә

Селфи (инглизчә “selfie” сүзеннән) — үз-үзеңне фотога төшерү. Ул инде бүгенге яшьләрнең модасына кергән. Хәзер селфи төшерүче кешеләр арта һәм селфи ясау өчен яңа смартфоннар һәм башка төрле җиһазлар да чыгарыла.

Әйе, бу — автопортретның бер төре. Әлеге термин 2010 ел башларында таныла башлады. 2013 елда бу сүз инглиз теленең Оксфорд онлайн-сүзлегендә дә урын алды. Былтыр “ел сүзе” дип тә танылды.
Беренче карашка гади генә булган шөгыльне Көнбатыш белгечләре авырулар рәтенә кертә. Мәсәлән, 19 яшьлек Дэнни Боуман белән булган хәл интернет челтәренә тиз арада таралды: егет көненә 200 тапкыр фо­тога төшә, бер көнне шул 200 арасында үзенә ошаганын тапмагач, үзе­нә кул салмакчы була.
Чыннан да, кайберәүләр чик-чаманы югалта, дип саный безнең психологлар да. Хәтерлисездер, Казанда укучы студент практика вакытында авыруның эчке әгъзаларын тотып төшкән фотолары өчен бик каты тәнкыйтьләнде. Бу факт халык арасында шактый тискәре фикерләр тудырды.
Социаль челтәрләргә урнаштырган фото аркасында эшсез калучылар пәй­да булды. Әйтик, Екатеринбург шәһәрендә полиция хезмәткәре эшеннән азат ителгән иде. Свердловск өлкәсендә капитан дәрәҗәсендә булган 28 яшьлек ир-ат фейсбугында полиция хезмәткәре исеменә тап төшерердәй фотолар урнаштырган. Хәзер андый очраклар ешайды. Мәсәлән, Тверь өлкәсендә музыка укытучысы “ВКонтакте”га ярым шәрә фотоларын урнаштырган өчен мәктәптән куылган.
Яшьләрдә генә түгел, өлкән буын вәкилләрендә дә шактый кызыксыну уят­кан “селфи”. Фотосурәттә күргән бу матур татар бабайларын Мәскәүдә мил­ләт­­ләр фестивалендә төшереп алганнар. Ике абзыйның үзләрен фотога тө­ше­рүләрен күргәч, бер егет ярдәм кулы сузмакчы булган: “Басыгыз, үзем төшерәм дигән”. Тик бабайлар: “Юк, селфи ясый беләбез”, — дип егетнең ярдәменнән баш тарткан.
Республикада “Ветеран белән селфи” акциясе барганы хакында яшьләр ишетеп беләдер. Матур ярыш уйлап тапканнар: 1 июньгә тик­лем Instagram, Facebook, “В контакте” социаль челтәрләрендә ветеран белән төшкән фотоны “#мойветеран” билгесе белән урнаштырырга кирәк. Сугышта булганның яки тыл эшчесенең исем-фамилиясен, яшен, фотога төшкән урынны да язып калдырырга кирәк. Моннан тыш, ветеранның тормышыннан кызыклы вакыйгаларны, яшьләргә булган теләкләрен дә язып үтәргә була. “#мойветеран” билгесе буенча фотоларны ачсаң, аларның күплеге?! Яшьләр яраткан шөгыле белән беррәттән үз-үзләрендә ватанпәрвәрлек рухын тәрбияли түгелме соң?
Селфины тыярга кирәк дигән фикерләр Русия матбугаты битләрендә әледән-әле күренеп ала. Әйе, заман шаукымына яшьләр тиз кушыла. Тик бар нәрсәнең дә чамасын белү хәерле. Әдәп хисен онытмый, үзеңне фотога төшергәннән нәрсә булган? Дмитрий Медведев, Рамзан Кадыйров, Рөстәм Миңнехановларның “Инстаграмм”нарына керсәң, анда да селфига тап буласың. Дәүләт җитәкчеләре дә бу яңалык белән мавыкканда, без дә калышмыйк. Психологлар да үз-үзеңне яратырга куша бит!
Читайте нас: