+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 июнь 2015, 01:10

Бала югалса...

- Беренче киңәш — паникага бирел­мәгез! Бала югалган вакытны теркәп куегыз. Өегездә барлык шкафларны, кер тутырылган кәрзиннәрне, кровать асларын, ул сыярлык көнкүреш техникасын, транспорт чараларын тикшереп чыгыгыз. Баланың дуслары белән бәйләнешкә керегез, бәлки, ул кунакка гына киткәндер.

- Сәгать дәвамында бала табылмаса, полициягә гариза язарга әзер булыгыз. Баланың шәхси картасын табып куегыз, нинди киемдә булуын, холык үзенчәлекләрен, башка сыйфатларын барлагыз. Балагызның иң соңгы вакытта төшкән фотосын табыгыз.

- Сезгә якынрак урнашкан полиция участогына гариза бирегез. Гариза закон буенча туган булмаса да, теләсә кайсы гражданнан кабул ителергә тиеш. Гаризагызны алмасалар, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә була. Гаризаны теркәүне үтенегез, кабул итүченең исем-фамилиясен, теркәү номерын язып алыгыз.

- Балагызның кесә телефоны булса, оператордан соңгы шалтыратулар буенча мәгълүмат алыгыз.

- Балагызның кайдалыгын белергә мөмкин һәркемгә шалтыратып чыгыгыз. Соңгы күрүчеләргә бигрәк тә игътибарлы булыгыз. Кечкенә детальләр (баланың кәефе, ниләр сөйләве) дә зур әһәмияткә ия булырга мөмкин.

- Волонтерларга шалтыратып, гариза калдырыгыз. Эзләүгә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә кирәк. Интернет, киңкүләм мәгълүмат чаралары ярдәменнән файдаланыгыз.

- Урманлы зонада югалган очракта, кичекмәстән полициягә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының урындагы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Коткаручылар килгәнче, елга, ихата яннарын тикшерә торыгыз.

- Транспортта аймылыш булсагыз, бала дөрес булмаган тукталышта төшеп калса, вокзал, метро станциясе, автостанция дежурныена, эчке эшләр идарәсе хезмәткәренә хәбәр итегез, я “02” телефонына шалтыратып әйтегез.

- Җәмәгать урыннарында — вокзалларда, стадионнарда, сәүдә үзәкләрендә бала югалса, менеджерларга, мәгълүмат хезмәтенә, полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә, шул яшьтәге барлык балаларны да күзәтә-тикшерә баруны үтенергә, югалу хакында кычкырып игълан итүне сорарга кирәк. Урыныгызда калыгыз, полиция килгәнен көтегез.

Артык булмас:
* Баланың кесәсенә телефоннарыгыз язылган визитка салыгыз.
* Балага чагу киемнәр кидерегез.
* Рөхсәт сорамыйча, беркем белән дә китәргә ярамаганлыгын еш аңлатыгыз.
Читайте нас: