+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 июнь 2015, 22:39

Җирдә тормыш ничек барлыкка килгән?

Яңа фәнни ачышлар Дарвинның эволюция теориясен челпәрәмә китерә.Җирдә тормышның ничек барлыкка килү сере ачылды! – Бу сүзләр бик озак еллар төрле фән байракларында алтын хәрефләр белән язылган кебек ялтырады, шулай дип бөтен дөньяны яңгыраттылар; том-том фәнни мәкаләләр, трактатлар, диссертацияләр язылды, шулар нәтиҗәсендә йөзләрчә мең академик, профессор “акыл иясе” булып танылды; алар фикере белән килешмәгәннәрне, каршы чыгыш ясаганнарны психушкаларга яптылар, ә кырысрак елларда хәтта аттылар...

Моңа кадәр Җирдә тормышның ничек барлыкка килүен бик җиңел аңлаттылар. Бу проблеманы тик­шере­нүчеләр могҗизалы бер биохимик түгәрәк сызды да шуның эчендә гади генә бер модель төзеде. Ул мо­дельгә ярашлы, 4 миллиард ел чамасы элек Җирдә табигый химик процесслар нәти­җәсендә, имеш, тере булмаган материядән беренче тере күзәнәкләр барлыкка килгән. Совет академигы А. И. Опарин һәм инглиз галиме Дж. Холдейн төзегән сценарийларга ярашлы, ул күзәнәкләр Җирдәге чын-чыннан химик шулпадан торган беренче океанда хасыйл булган. Җирнең атмосферасында ул вакытта кислород бөтенләй булмый һәм составы метаннан, аммиактан, водородтан һәм углерод двуоки­сеннән тора.
Вакытлар узгач, җиһан киңлеген тикшеренүчеләр аның (җиһанның) болай да химик шулпа булуын раслады һәм ниндидер гипотетик океан уйлап чыгаруның кирәге дә булмаган. Кояш тирәли бөтерелеп йөргән җиһан тузаныннан җыелып укмашканнан соң Җир хасыйл булганчы ук тормышны барлыкка китерергә кирәк булган компонентлар җиһанда булган инде! Ә 1984 елда Голландия га­лимнәре җиһан салкынын һәм вакуумны тәэмин итүче гелий криостатында тәҗрибә юлы белән катлаулы органик молекулалар (кислота­ларның карбоксиль төркем­нәрен, амино­төркемнәр) ала алды, ягъни мондый кушылмалар әллә нинди “океаннардан” башка да хасыйл була ала...
Әмма эш, ахыр чиктә, беренче тере күзәнәкнең кайда барлыкка килүендә дә түгел, эш аның ни өчен барлыкка килүендә. Тормышның хасыйл булуын бөтенләй очраклы хәл-шартларның аерым бер тәртиптә алмашынып торуы, шулар аркасында ниндидер биохимик процесслар башлануы һәм, шулай итеп, тере булмаган материядән тере күзәнәк барлыкка килү нәтиҗәсе дип уйлау бар. Моның булуы мөмкинме соң?
Гәзит укучыларның башын катырмас өчен, әйдәгез, моны тәгаен мисалда карыйк. Генетик кодны ачкан Нобель премиясе лауреатлары Уотсон белән Крик бу кодның эчтәлегенең абстракт язма (сүзтезмә, дөресрәге — хәрефләр тезмәсе) булуын исбатлый. Ләкин без, мәсәлән, генетик код әлифбасы һәм сүзлә­ренең нинди законнар буенча төзелүен һәм алар тарафыннан “язылган” аксым төрләренең ничек барлыкка килүен белмибез. Гадиләш­тереп әйткәндә, кем мәктәп программасын чак кына булса да хәтерли, искә төшерик: безнең алда (О-о, химия укытучысы, ярдәмгә килсәнә!) иң гади аминокислоталар — аденин (А), тимин (Т), гуанин (Г) һәм цитозин (Ц). Иң гади аминокислоталар булган бу хәреф­ләрдән өчәр хәрефле “сүзләр” тезелә: мәсәлән, АТТ, ЦГА, ГАГ һәм башкалар. Бу “сүзләрнең” һәрберсе аксым хасыйл итүче ике дистәгә якын катлаулы аминокислотаның нибары бер молекуласын аңлата. Шундый “өч хәрефле” берничә йөз яисә берничә мең җыел­мадан торган чылбырның аерым бер тәртиптә тезелешеп килүе аксымның нибары бер молеку­ласының формалашу кагыйдәсен барлыкка китерә. Шундый сорау туа: бу кагыйдәләр очраклы рәвештә генә формалаша аламы? Бу сорауга җавапны, күпьеллык тикшере­нүләрдән соң, бәлки, әлеге проблеманы иң яхшы өйрәнгән кеше — биология фәнендә дөньякүләм танылган галим, генетик кодны иң беренче булып ачкан Френсис Крик кына әйтә аладыр: “Юк! Бу мөмкин түгел! Тере күзәнәк ниндидер очраклы химик реакцияләр нәтиҗәсендә үзеннән-үзе генә барлыкка килә алмый!” — ди ул.
Ярый, күзәнәк барлыкка килсен дә, ди. Ләкин тормыштагы һәр бөҗәк, һәр җәнлек, һәр хайван, һәр кеше шул нибары бер күзәнәктән барлыкка килгәнмени?! Бу мәсьәләдә Чарльз Дарвин тарафыннан XIX гасырда уйлап табылган “эволюция теориясе” галимнәр өчен озак еллар “бөтен нәрсәне аңлатучы” булды. Бу теориягә ярашлы, имеш, Җирдәге үсемлекләр һәм хайваннар дөнья­сының искиткеч бай булуы очраклы мутацияләр нәтиҗәсе генә. Алар, ул мутацияләр, меңәр еллар буена җыелып килеп, имеш, “күчеш звенолары” аша яңа төрләр барлыкка килүгә китерә. Аннары инде табигый сайланыш (естественный отбор) процессы эшкә кушыла, төрләр арасындагы көрәш көчсезләрне юкка чыгара яисә читкә этә, ә ниндидер очраклы сәбәпләр белән “көчле” булганнары котырынып үсә, үсешә башлый, имеш.
Йөз ел элек галимнәрнең күпч­елеген канәгатьләндергән бу модель бүгенге яңа ачышлар нәтиҗәсендә челпәрәмә килә. Мәсәлән, палеонтология, ташка әйләнгән меңнәрчә скелетны озак еллар буена өйрән­гәннән соң, “күчеш звено­лары”ның бер генә мисалын да таба алмады. Бүгенге фән дөньясына күчеш чоры кичерүче бер генә җан иясе дә билгеле түгел (кая соң маймыл белән кеше арасындагы звено вәкиле?). Әгәр эволюция Дарвин буенча очраклы үзгәрешләрнең вак-вак адымнарына ярашлы барса, без бүген иң гаҗәеп мутантлар табылдыкларына карап сокланыр идек...
Бүгенге көнгә Дарвинның та­бигатьтә акрынлап барган үз­гәрешләрнең сан ягыннан тупланып килүе нәтиҗәсендә яңа җан ияләре барлыкка килү турындагы тезисын раслаучы бер генә факт та юк. Хәзер галимнәр арасында яңа төрләрнең бик кыска вакыт эчендә сыйфат ягыннан үзгәрешләр кичерү нәтиҗә­сендә кинәт-кинәт барлыкка килүе турындагы тезис бик таралып китте. Әмма бу теория дә бик күп катлаулы сораулар тудыра. Мәсәлән, антило­паның жирафка әйләнү фактын бу тезис белән ничек аңлатмак кирәк? Бу бит муен һәм алгы аякларның озынаю процессы, мускуллар үсүе, скелет ныгуы гына түгел! Ә вестибуляр аппаратның үзгәрүе? Ул үзгәр­мәсә, хайван башын җирдән кинәт кенә алты метр биеклеккә күтәргәндә баш миеннән кан гөжләп агып төшеп китәр иде. Моны да “очраклы” хәл дип атасалар, организмдагы шундый катлаулы процесс кыска гына вакыт эчендә үзгәреп корыла аламы? Бу очракта тәгаен максатка ярашлы һәм программалаштырылган үзгәртеп кору турында сүз алып барырга кирәктер.
Эволюциядәге “очраклылык” ролен күптән түгел ачылган факт бөтенләй юкка чыгарды: аңа ярашлы, генетик мутацияләрнең төп өлеше тәгаен бер юнәлештә алып барыла, контрольдә тотыла, ә инде сирәк булган очраклы мутацияләр, кагыйдә буларак, организмдагы бозык тайпылышлар гына булып тора һәм яңа, яхшыруга таба юнәл­телгән үзгәреш­ләр булудан бик ерак тора. Шуның өчен дә эволюция авансценасына “очраклылык” факторы урынына аңлы рәвештә уйланылган максат күтәрелә.
Шулай итеп, материалистик фикергә нигезләнгән Дарвин теориясе челпәрәмә килгәч, безнең тирә-яктагы дөньяның серләре тагын да катлаулана төшә. Соңгы йөзьеллыкта шулкадәр күп яңа ачыш ясалды ки, ул фактларның күбесен заманча фән аңлата һәм нинди дә булса анык теория формалаштыра алмый, ул алар алдында көчсез. Башкачарак әйткәндә, күбрәк белгән саен азрак беләбез. Хакыйкать кешеләрдән яшерелгән, аны тоемлап кына була, дип борынгы кешеләр белми әйт­мәгәндер. Ходайның хикмәтләре ке­шеләр генә аңлап бетерә алмаслык шул.

Бүгенге фән дөньясына күчеш чоры кичерүче бер генә җан иясе дә билгеле түгел (кая соң маймыл белән кеше арасындагы звено вәкиле?). Әгәр эволюция Дарвин буенча очраклы үзгәрешләрнең вак-вак адымнарына ярашлы барса, без бүген иң гаҗәеп мутантлар табылдыкларына карап сокланыр идек...
Читайте нас: