+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июнь 2015, 22:50

Ә күңелем Карагышта!..

Без барыбыз да тамырларыбыз белән авылга береккәнбез. Үзебез авылда тумасак та, ата-бабаларыбыз авыл җирендә тир түккән. Авыл — асылыбыз, нигезебез, бөтен булмышыбыз. Туендыручы да, күңелне юатучы да ул.

Студент чакта Стәрлетамакта шәхси йортта түләп яшәдек. Ял көннәре җиткән саен авылдаш егет шул өй янындагы участокта казынырга рөхсәт сорап килә иде. Иртүк килеп җитә, көчле кулларына көрәк ала, туфрак оча, дымлы җир чүп үләненнән арынып, тигезләнеп, матурланып китә. Егетнең: “Озак еллар шәһәр җирендә, фатирда яшим, җир эшен сагынам”, — дип әйтүе ул чакта аптыратса, хәзер үзем шул егет хәленә кайтып барам икән ләбаса!
Башкаланың шау-шуы, ыгы-зыгысы кайчак үзәкләргә үтә. “Их, капка төбендә утырып, шомырт исенә исәрләнеп, челтерәп елга акканын, чут-чут кошлар сайраганын тыңлыйсы иде”, — дигән татлы хыялларга чумган чаклар аз түгел. Төшләргә... көтү көткәннәр керә. Таң сызылу белән йокыдан торулар, урам башыннан авыл читенә кадәр малларны куалап, җыеп барулар, көн дәвамында иркен далада җырлап, фәлсәфи уйларга бирелеп йөрүләр, салкын чишмә суы белән бит юулар, ачыгып төшке аш китерүләрен көтүләр, учакта янып карайган казанда чәй кайнатулар сагындыра.
Авылымның каргалары да якын хәтта. Бер риваять буенча, шушы кара кошлар авылым Карагышка (Стәрлебаш районы) атама да биргән әле! Бала чакта бәрәңге бакчасы артында үскән зур агачлардагы оялардан еш кына карга балалары егылып төшә иде. И, шуларны кызганулар, суалчан эзләп, ашатырга тырышулар!..
Авыл белән бәйләнеш, әлбәттә, өзелмәгән. Әти белән корган-җыйган матур дөньяны, барлык көчен салып, әни сакларга тырыша. Гадәттәгечә, бакчасы шау чәчәктә. Ихата-коймалары буялган, яшелчәсе чәчелгән, йорт-курасы караулы. Тик ихатада гына ямь-яшел үлән үсә хәзер. Әти фани дөньядан бик иртә киткәч, маллар белән дә хушлаштык. Көтү көтүләр нәкъ шуңа ерак балачакта, төшләрдә генә калды...
Авылымның табигате бик гүзәл. Куе урманнары, тирән елгалары юк аның — сабыр татар кызы сыман, ниндидер тыйнак матурлык белән матур ул. Үз ягымның төсе итеп, авылдан башкалага мунча миллекләре алып китәм. Әти өйрәткәнчә бәйлибез — каен, юкә яфраклары араларына бөтнек, мәтрүшкәләр кыстырып. Яратып бәйләнгән миллектән мунчада шундый хуш ис тарала, хәтта башны әйләндерә. Биткә терәп иснәсәң, күз алдына әлеге дә баягы балачак, әтиле һәм әниле, апам белән елга буенда “пирожкилар пешереп” уйнаган бер кайгысыз чаклар килеп баса.
Гомумән, авыл күңелдә һәрчак ниндидер сафлык, җылылык, игелек төшенчәләре белән бәйләнә. Һәм эш буенча республика районнарында командировкаларда йөргәндә авылларның кайчак шушы образдан аерылып китүләрен күрүне аң кабул итми тора. Саклыйсы иде авылларыбызны, чәчәккә күмелеп, сокландырып, назлап-иркәләп, һәрчак шулай сагындырып, әйдәп кенә торсын иде газиз авылларыбыз!
Читайте нас: