+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 июнь 2015, 01:26

Мирасчылар мәрҗәне

Мирас — гарәп сүзе. Төрки телләрдә ул, нигездә, Ислам дине кабул ителгәч, Х гасырда кулланыла башлый.

Соңгы елларда мирастагы мәрҗәнне эзләргә керештек. Татарстанда “Мирас” дигән журнал чыга. Башкортстанда “Мирас” дип аталган оешма гамәлдә. Аны оештыручы — Әмир Юлдашбаев.
Бу оешмага минем килеп кушылу — көтелмәгән хәл. Казанда Бөтендөнья татар конгрессы төзелгәч, аның 25 кешедән торган Башкарма комитеты булдырылды. Мин дә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы бүлекчәсенә җитәкче итеп сайландым. “Мирас” оешмасының җитәкчесе итеп Мәскәүдә югары белем алып кайткан Әлфир Сакаев куелды. Ярдәмчесе — Дамир Шәрәфиев. Без бергәләп җитди эшкә тотындык. Әлфир Сакаев бер йортта махсус урын да булдырды, фикер алышулар шунда үткәрелә. Кан-кардәш булып яшәгән татар-башкорт халкының дуслык иманы, аның тарихи гыйззәтлелеге, яшәү рәвеше, социаль хәле, киләчәк язмышы көн тәртибендә булды.
Тиздән Дамир Шәрәфиев үзе җитәкче булды. Дамир әфәнде — тынгысыз, тырыш, җитди, күркәм сыйфатлы кеше. Ул эшне тагын да җанландырып җибәрде. Хезмәте Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Дүртөйле районының Түбән Манчар авылында туып-үскән Дамир Таһир улы 55 яшен билгели. Бу авылның халкы хезмәт сөюе белән башкаларга үрнәк. Анда тәрбияләнеп үскән Дамирның да кулында эш уйнап тора. Бик күп яңалыклар уйлап таба ул. Туган авылында, Илеш районы үзәген­дә минем иҗатыма багышланган музей — аның иҗат җимеше. Түбән Манчарда ул үзе оештырган мәхәллә шурасы рәисе.
Күпләрне иманлы итәр әле Дамир Таһир улы. Мирас мәр­җән­нәре күп. Табыйк без аларны.

Суфиян ПОВАРИСОВ,
Башкортстанның халык язучысы.
Читайте нас: