Милли батыр 1973-75 еллардагы Крестьян сугышы җитәкчеләренең берсе, Емельян Пугачевның көрәштәше, чәчән-шагыйрь Салават Юлаев 1754 елның 16 июнендә Ырынбур губернасы Уфа провинциясенең Шайтан-Күдәй волосте Тәкәй авылында туган. 1775 елда патша отрядлары тарафыннан яндырылган ул авыл урнашкан төбәк бүгенге Салават районына карый. Узган елда Салават Юлаевның тууына 260 ел тулу билгеләп үтелде, быел аның әтисе Юлай Азналинның 285 еллыгы. Шайтан-Күдәй волосте старшинасы Юлай Азналин вакытына күрә бик алдынгы карашлы кеше булып, халык арасында ихтирам яулаган. Салават та балачактан укырга-язарга өйрәнгән.
Хатирәләрдә Салаватның 14 яшендә үк аю белән көрәшеп, аны җиңүе, яшьтәшләре арасында һәрчак башлык булуы, Коръәнне һәм шигъриятне яхшы белүе, әтисе сугышта йөргәндә, үсмер чагында ук старшина вазыйфасын башкаруы бәян ителә. Емельян Пугачев җитәкчелегендәге Крестьян сугышында катнашкан Салават Юлаевның исеме мәңгелеккә халык хәтеренә данга уралып кереп калган. Башкорт халык җыры, башка сәнгать, әдәбият, фольклор әсәрләре милли геройга багышланган. Батырның исеме башкорт, урыс, татар һәм башка милләт галимнәре, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, скульпторлар, композиторлар әсәрләрендә мәңгеләштерелгән.
Русиядә, Башкортстанда район, шәһәр һәм урамнарга, хоккей клубына, теплоходларга һәм башка объектларга милли батырның исеме бирелгән. Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында, Эстониянең Палдиски шәһәрендә (шәһәрнең Балтыйк диңгезе портында ул гомеренең 25 елын уздырган) Салават Юлаев музейлары бар.
Узган ел Палдиски шәһәрендә башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевның тууына 260 ел тулуга багышланган халыкара фәнни һәм мәдәни-агарту семинарында Башкортстан делегациясе катнашкан иде. Күптән түгел “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында семинар йомгаклары буенча нәшер ителгән җыентыкны укучыга тәкъдим итү чарасы узды. Анда мәкаләләр авторлары, фәнни даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар катнашты.
Конференция барышында Эстония Республикасына барган делегация вәкилләре — Милли музейның генеральный директоры Гали Вәлиуллин, Салават шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Дилбәр Мостафина, ЮНЕСКО эшләре буенча республика комитетының җаваплы секретаре Таһир Зәйнуллин, Башкортстан гуманитар тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Азат Бердин чит төбәктә Салават Юлаев образына булган игътибар һәм ихтирам турында сөйләделәр. Конференциядә катнашучылар Салават Юлаев исемен республикада һәм чит илләрдә дә популярлаштыру зарурлыгын ассызыклады. Милли батырның юбилей даталарын киңрәк билгеләргә, әсәрләрен чит телләргә тәрҗемә итәргә кирәклеге турында сүз булды. Әйткәндәй, Салават Юлаевның язма рәвештә һәм телдән сакланган 500 юл чамасы шигъри мирасы безнең көннәргә килеп җиткән.