+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 июнь 2015, 22:53

Үләсең килмәсә, яшисең...

Үз-үзеңне саклау инстинкты иң көчлеләрдән санала, ләкин кайбер очракларны моның белән генә дә аңлатып булмый.

ПУН ЛИМ

Ул салда ачык диңгездә 133 көн үткәрә.

Англиянең сәүдә корабына 1942 елда немецлар торпеда җибәргәндә 25 яшьлек Пун Лим экипаж әгъзасы була. Торпеда шартлау белән ул диңгезгә ташлана һәм, ике сәгать буена суда бата-калка йөзгәннән соң, төче суы, коры печеньесы, сигнал ракеталары һәм фонаре булган коткару салына юлыга. Лим ризыкка сакчыл була: көненә ике печенье ашый һәм алты йотым су эчә – ике йотым иртән, ике йотым төш вакыты җиткәч, ике йотым кич.
Ризык һәм су запасын бер айга җиткереп булыр иде. Өч атналап үткәч, ул беренче корабны очрата, ләкин экипаж аны күрмичә үтеп китә. Аның артыннан тагын берничә кораб үтә. Шуннан соң Пун Лим салда табып алган җеп белән балык тота башлый, тимерчыбыктан кармак ясый, аңа сәгатьләр буе селкенмичә ятып тотып алган акчарлак итен тага. Мускуллары көчен бөтенләй югалтмасын өчен баштагы мәлдә көненә ике тапкыр сал тирәли йөзә, әмма, акулаларны җәлеп итмәс өчен, соңрак бу гадәтен дә ташлый. Аны 133 көн үткәч кенә табып алалар.

РОДЖЕР ЧАПМЕН ҺӘМ РОДЖЕР МАЛЛИСОН

Алар 480 метр тирәнлектә 76 сәгать су астында була.

Бу хәл 1973 елның 29 августында була. Ике водолаз Роджер Ирландия ярларыннан ерак түгел 480 метр тирәнлектә баткан “Пайсис” батискафы эчендә кала. Суасты тоткынлыгында калган “төрмәдә” 76 сәгать үткәргәннән соң, аларны “Джон Кабот” коткару судносы экипажының әгъзалары тагын ике батискаф ярдәмендә эзләп таба һәм су өстенә күтәрә.

ЛАРИСА САВИЦКАЯ

Ул 5220 метр биеклектән егылып төшкәннән соң урманда 4 көн ярдәм көтеп ята.

1981 елның 24 августында 20 яшьлек Лариса ире белән “Ан-24” самолеты пассажирлары арасында булалар. 5220 метр биеклектә бу “Аннушка” “Ту-116” бомбардировщигы белән бәрелешә. Шулкадәр биеклек­тән 8 минут дәвамында очып төшкәннән соң да Лариса исән кала.
Очкычлар һавада бәрелешкәннән соң “Ан-24” икегә бүленә. Аның койрык өлешендә булган Лариса, самолет калдыгы җиргә төшеп барган вакытта соңгы көчен җыеп, креслога үрмәләп килеп җитә һәм, аңа менеп утырып, каешларын эләктерә.
“Ан-24” калдыклары килеп төшкән урында коткаручылар куллары, аяклары, кабыргалары һәм умыртка сөяге сынган Ларисаны тере килеш таба һәм шакката. Физик зыян күргән өчен соңыннан авиакомпания Ларисага... 75 сум компенсация түли. Монысы инде безнең совет заманындагыча. Ул гына да түгел, аның исән калуы турындагы хәбәр дә гәзитләрдә әлеге вакыйгадан соң 4 ел (!) үткәч кенә басылып чыга: “Советский спорт” гәзите язуынча, Савицкая, имеш, үзаллы эшләнгән ниндидер очкычны сынауда катнашкан, ул сафтан чыккач, биш чакрым биеклектән егылып төшкән, әмма исән калган...
Соңыннан Лариса хәтерләвенчә, имгәнүләренә карамастан, ул 3 көн бернинди авыртынуларны, ачлыкны һәм салкынны тоймыйча, ярдәмгә чакырып яткан. Дүртенче көнне коткаручылар килгәндә ул инде һушсыз булган һәм дәваханәдә генә аңына килгән.

ДЖОРДЖ ДУ ПРИСН

Ул Висконсин мәгарәсендә 13 көн үткәрә.

Спелеолог Джордж Американың Висконсин штатындагы мәгарәләрне өйрәнү белән шөгыльләнә. 1983 елда чираттагы рейд вакытында ул кыядан җир астында бик тиз агучы елгага егыла һәм агым белән мәгарәгә агып төшеп китә. Дүрт көн эзләгәннән соң коткаручылар аңа кул селти.
Ничек тә исән калырга тырышкан Ду Присн, бөтен көчен туплап, яшәү өчен көрәшә башлый. Үзе белән аның фонаре, төче суы һәм пәкесе була. Фонаре белән яктыртып, ул сай суда пәкесе ярдәмендә балык тота башлый. Бу капканнан ничек тә котылыр өчен ул кызыл-сары свитерын сүтә дә һәр җепне тагын берничә нечкә җепкә аера. Аннары шуларны аз-азлап ярканатларның аягына бәйләп, куркытып өскә очыра. Тамга тагылган кошларны якын-тирәдә яшәүчеләр күреп кала һәм Джорджны үзләре эзләп таба.

ГЕОРГ ХАЙНЦЛ

Ул шахта эшерелгәннән соң 10 көнгә җир астында кала.

1998 елның июлендә шахтер Георг Хайнцл сменасы тәмамлан­ганда Австриянең Лассинг поселогында урнашкан ташкүмер шахтасында була. Ләкин аңа ул көнне җир өстенә күтәрелергә насыйп булмый: шахта эшерелеп, ул 63 метр тирәнлектә кала.
Берничә сәгатьтән, аны коткарырга теләп, 10 шахтер җир астына төшеп китә. Яңа катлам эшерелүдән алар барысы да шунда һәлак була. Коткару операциясе янә ун көн дәвам итә һәм, нәтиҗәдә, Георгны барыбер табалар. Хайнцл, үзе белән булган су запасын 9 көнгә җиткереп, дөм караңгыда үзен коткарачакларына ышанып яши һәм максатына ирешә.

УРУГВАЙНЫҢ ҖЫЕЛМА КОМАНДАСЫ

Алар карлы тауларда 72 көн буе ярдәм көтә.

Уругвайның 571нче рейс белән очкан регби командасы һәм аларның гаилә әгъзалары тарыган фаҗига турында берничә китап язылган, берничә фильм төшерелгән.
Пассажирларның өчтән бере кыяга бәрелгән самолетта ук һәлак була, тагын да 8 кеше очкыч бәрелүдән таудан ишелеп төшкән кар катламы астында калып үлә. Өч очучы алынган яралардан җан тәслим кыла, ә исән калган 16 кеше 3500 метр биеклектә ачлык белән көрәшергә мәҗбүр була. Туңып үлмәс өчен алар мәрхүм­нәрнең киемен салдырып кия. Берничә көннән, үзләрен коткаручылар тапмаячагын аңлагач, бу пассажирлар үлгән иптәшләренең мәетлә­рен ашый башлый.
Соңыннан ачыклануынча, рейсның һәлакәткә таруын беркем дә белмәгән. 72 көн үткәннән соң гына арадан икесе – Нандо Паррадо белән Роберто Канесса – таулар аша 10 көнлек сәяхәт кылып, Чили фермерына юлыгалар һәм аның аша коткаручыларны чакырталар. Яшәүгә ихтыяр һәм омтылыш көче турында “Анд тауларындагы могҗиза” китабын укып яисә сценарие Нандо Паррадо белән берлектә язылган “Исән калырга!” фильмын (режиссеры – Френк Маршалл) карап белергә мөмкин.
Читайте нас: