+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 июнь 2015, 21:28

Боз астында — хоккей

Австриядә урнашкан Вайсензее күлендә 2012 елдан алып боз асты хоккее буенча чемпионатлар үтә. Бу экстремаль спорт төрен хәвефлелеге буенча су асты мәгарәләрен тикшерүгә (кейв-дайвинг) тиңлиләр.

Тик, аннан аермалы буларак, боз астында хоккей уйнаучылар кислород баллоннары белән тәэмин ителми һәм һава сулау өчен 30 секунд саен су өстенә чыга. Матчлар 48 квадрат метр мәйданда үтә. Уенда икешәр кешедән торган ике команда катнаша. Җылытылган гидрокостюмнар кигән спортчылар боз астына төшә һәм тупны хоккей таяклары белән каршы як капкага кертергә тырыша. Билгеле, хоккей тубы аяк астында түгел, ә баш очында йөзеп йөри. Һәр уен чоры унар минут дәвам итә. Ялга да шундый ук вакыт бирелә. Хоккейчыны кислород белән тәэмин итү өчен дүрт кешедән торган дайверлар төркеме уенны күзәтеп тора. Көярмәннәр матчны махсус мониторлар аша күзәтә.
Боз асты хоккее дөнья чемпионатында 2012 елда — финнар, 2013 елда ав­стриялеләр җиңгән.
Читайте нас: