+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 июнь 2015, 21:32

Китап - изге бүләк

Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты Русиядә һәм Башкортстанда игълан ителгән “Әдәбият елы” уңаеннан “Изге күңелдән — китап” дип аталган акция уздыра. Аның максаты ­— республикада чыккан басмаларны пропагандалау, китап аша яшь буынга тәрбия бирү һәм җәмгыятьне китап укуга җәлеп итү. Акциядә дәүләт, коммерция, җәмгыять оешмалары һәм теләгән һәркем катнаша ала. Сатып алынган китапларны балалар йортларына, мәктәпләргә, дәваханәләргә, китапханәләргә, күпбалалы гаиләләргә бүләк итәргә була. Әлеге акциягә Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбаев беренчеләрдән булып кушылды. Ул “Китап” нәшриятында басылган китапларны Баймак шәһәрендә яшәүче күпбалалы гаиләгә бүләк итте.

Наил Гаетбаев китапларын кабул иткән Әбүбакировлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Өлкәне Язгөл — Уфада технология һәм дизайн колледжында белем ала. Уртанчылары быел мәктәпне алтын медальгә тәмамлый, медицина университетына укырга керергә ниятли.
Наил Гаетбаев эстафетаны Башкортстанның халык артисткасы Таңчулпан Бабичевага тапшырды.
Әйдәгез, дуслар, без дә бу изге акциягә кушылыйк! “Китап” нәшрияты чыгарган китаплар һәр гаиләдә, мәктәптә, балалар бакчаларында булырга тиеш!

Энҗе ИБРАҺИМОВА,
БДУ студенткасы
Читайте нас: