+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 июнь 2015, 22:24

“Ширбәтле” шәһәр

Сәнгать сөючеләрнең төрле иҗат җимешләре арасында гадәти булмаган төзелеш материалыннан (пластик шешәләр, иске машина частьләре, печенье, шоколадтан) эшләнгән шәһәр модельләре бар. Ә Көнбатыш Африканың Бенин дәүләтеннән Габ Мешак исемле рәссам-скульптор төзегән “Тәмле” шәһәре макетындагы 600 бинаның барысы да гади шикәрдән ясалган.

Бу “ширбәтле” шәһәрнең мәйданы — 54 квадрат метр. Оста кулында ул, чын мәгънәсендә, сәнгать әсәренә әйләнгән. Андагы матур биналар — дөнья шәһәрләренең киң танылган истәлекле урыннары. Макетта Эйфель манарасын, Рейхстагны, Петронас игезәк биналарын, дөньяда иң зурлардан исәпләнүче “Лондон күзе” дип аталган күзәтү боҗрасын, Сидней операсын, Триумфаль арканы күрергә мөмкин.
Әле оста Нидерландта яши һәм иҗат итә. Ул мондый ысул белән кешелек игътибарын Бенин шикәр плантацияләрендә бүген дә коллар хезмәте файдаланылуга җәлеп итәргә тели.
Ширбәтле проект бик күп шәһәр күргәзмәләрендә күрсәтелгән.
Әйткәндәй, Төньяк Ирландиядән дә ике скульптор рафинадланган шакмаклы 500 мең шикәрдән шуңа охшаш мегаполис төзегән.
Читайте нас: