+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 июнь 2015, 22:07

Нуриманда сабантуй гөрләде

Тантаналы чарада Дәүләт думасы депутаты, Мәдәният буенча комитет рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, Паралимпия чемпионы Ирек Зарипов һәм башкалар катнашты.

Нуриман районы хакимияте башлыгы Азамат Носратуллин төбәкнең социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Әйтик, нуриманлылар ел башыннан 725 миллион сумлык продукция җитештергән һәм хезмәтләр башкарган. Авыл хуҗалыгы да үсештә.
— 2014 елда 105 миллион сумга 53 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы, шул исәптән 10 берәмлек иген комбайны сатып алынды. Бу юнәлешкә киләчәктә дә игътибар зур булачак”, — диде Азамат Ризван улы.
Әйткәндәй, сабантуй үзенчәлекле булды. Төп программадан тыш, районның авыл биләмәләре ШОС һәм БРИКС илләре мәдәниятләрен үз эченә алган эчтәлекле чыгышлар тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, бәйрәмгә килүчеләр, милли көрәш караудан тыш, Кытай, Бразилия, Казахстан һәм башка илләрнең гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте белән якыннан таныша алды.
Читайте нас: