Айдар белән безне җыр-моңга һәм гармунга гашыйк булу дуслаштырды. Уфага терәлеп торучы Зубово авылында ул бердәнбер улы Марсель өчен бик зур өй һәм автосервис төзегән. Шактый таушалган машинам белән шул сервиска чираттагы сәфәремдә, күпләр “автодоктор” дип йөрткән Марсельне эзләп, өй эченә үттем. Компьютер артында бик мөлаем йөзле, яшь кенә ир-егет утыра. Быел Уфа нефть университетының инженерлык факультетын тәмамлап, яңарак никах укыткан Марсель дәү гәүдәле, олы чырайлы булгангамы: “Сез Марсельнең туганымы?” — дип эндәштем аңа. “Мин Марсельнең әтисе”, дигәч, шаяртадыр бу, дип, бераз ышанмыйрак тордым. Стәрлетамакта яшәүче һәм эшләүче Айдар Уфага эш белән килгән икән. Сөйләшеп киттек. Сервант өстенә тезелгән гармуннарны күргәч, болар сувенирмы, әллә уйныйсызмы, дип кызыксындым. Айдар бик оста гармунчы икән. Беребез — баян, икенчебез гармун тартып, берничә көй уйнадык. “Балыкчы балыкчыны тиз таный” дигәндәй, безнең дуслык шулай башланды.
Гармунда уйнавы, моңлы итеп җырлавы Айдарның мавыгуы гына. Ул үзе дә, улы Марсель кебек, инженер-механик белемле. Әмма бөтен гомерен төзелешкә багышлаган.
— Төзелеш — минем стихиям! — ди һәр яңа объектын тагын да матуррак, заманчарак итеп төзергә омтылучы Айдар Шакирҗан улы. Аның төзүче карьерасы 90нчы елларда туган районында ПМК-2 оешмасында башлана. Аннан соң күп еллар нефть белән бәйле Муравленко, Нягань шәһәрләрендәге төзелеш оешмаларында мастер, директор урынбасары буларак зур тәҗрибә туплый. Моннан төгәл 20 ел элек “Айра” дип аталган төзелеш предприятиесе ача. Себердә йортлар, юллар сала. 1998 елдан туган Башкортстанына кайтып, шул ук эшчәнлеген дәвам итә. Республикада ул эшләмәгән төбәк юктыр. Соңгы елларда аның бригадалары, башлыча, Стәрлетамакта эшли. Бу көннәрдә Илнур Әхьямов җитәкләгән түбә ябучылар бригадасы 230 урынлык балалар бакчасында эш алып бара. Анда Рәшит Тимергалиев, абыйлы-энеле Алексей һәм Игорь Рудаковлар кебек осталар җәлеп ителгән.
— Әлегәчә без төзегән бер объект буенча да ризасызлык белдерүче булмады, — ди төзелештә нинди объектка да икеләнүсез тотынучы һәм һәр эшне тик “бишле”гә башкаручы Айдар Мөхәммәтҗанов.
Заман сулышын тоеп яши һәм эшли белүче шундый егете белән Бүздәк, һичшиксез, горурлана ала.