+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 июль 2015, 01:27

“Без яңа буын туристлар әзерлибез”

Әлшәй районы хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Солтангулов шулай ди.Әлшәй районы туризмны үстерү өчен гаять зур мөмкинлекләргә ия. Атап әйткәндә, биредә урыс язучысы А. П. Чеховның йорт-музее, моннан тыш, киң билгеле берничә археология һәм архитектура һәйкәле, “Чехов”, “Шафран” шифаханәләре урнашкан. Төбәкнең искиткеч матур табигате, урманнары, елга-күлләре дә үзенә тартып тора. Әлеге мөмкинлекләрне нәтиҗәлерәк файдалану максатында районда күләмле эш башкарыла, сәяхәтчеләрне җәлеп итү юнәлешендә яңа туристик маршрутлар ачыла. Шул ук вакытта, иң беренче чиратта, мәгариф учреждениеләрендә яшь буын, спорт туризмына җәлеп ителеп, бу өлкәдә тәҗрибә туплый, чыныгып үсә.

Янә шуны да билгеләү мөһим: респуб­ликаның күп кенә төбәкләрендә укучыларның туристик слетларын оештыру онытылган бер вакытта Әлшәйдә бу мөһим чарадан читләшмиләр, киресенчә, аны заманча алымнар белән баета алганнар. 15-17 июньдә районда мәктәп укучыларының спорт туризмы буенча ярышларының зур уңыш белән 58нче тапкыр үтүе дә шул хакта сөйли.
Районда туристик хәрәкәтнең киң үсеш алуын хаклы рәвештә Пионерлар һәм укучылар йорты җитәкчесе Надежда Самойлова исеме белән бәйләргә мөмкин. Әлеге балалар учреждениесе оештырылуга 40 ел тулуны билгеләде. Надежда Александровнаның педагогия эшчәнлеге дә тулысынча дип әйтерлек аның белән үрелеп бара. Ул быелгы чараны оештыруга да зур көч салган. Гомумән, оештыру сәләтенә ия педагог спорт ярышын яшь туристлар бәйрәменә әверелдергән.
— Соңгы берничә елда спорт бәйгесен үткәрү урыны итеп Түбән Әврез авылы янындагы урман акланын сайлыйбыз, — ди Надежда Самойлова. — Быел ул ямьлерәк тә төсле. Янә шунысы: бу төбәктә туристик ландшафт үзенчәлекле, табигый каршылыклар ярыш шартларына тулысынча җавап бирә. Түбән Әврез авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәмзил Фәйрушин, биредәге мәктәп директоры Земфира Гыйззәтуллина район күләмендәге чараны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен зур тырышлык салганнар.
Спорт туризмы буенча ярышның төп максаты булып балалар туризмын үстерү, яшь буынны сәламәт тормышка җәлеп итү, шулай ук бу спорт төре буенча иң көчлеләрне ачыклау тора. Бу җәһәттән ул үзенең максатына ирешкән, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Өч көн дәвамында өлкән сыйныф укучылары палаткаларда табигый шартларда яшәгән. Ярышларда 15 урта һәм 7 гомуми белем бирү мәктәбеннән 176 укучы катнаша. Бәйгеләр берничә төр буенча үткәрелә, болар – каршылыкларны команда составында җәяү үтү, юнәлеш билгеләү һәм конкурслар. Ярышка йомгак ясаганда командаларның туристик-көнкүреш шартлары һәм викториналарда катнашуы да исәпкә алынган.
Нәтиҗәдә, урта мәктәпләр арасында беренче урынны Никифар мәктәбе командасы (җитәкчесе — укытучы Камил Гарипов) яулый. Икенче урын Түбән Әврез мәктәбенә (Ринат Шәйбәков) бирелде. Өченче урында – Раевканың М. Бурангулов исемендәге башкорт лицее (җитәкчесе Фларит Ризванов).
Төп гомуми белем белем бирү мәктәпләре бәйгесендә беренче урынга Мәндән мәктәбе командасы (җитәкчесе Венера Насретдинова) чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны Красный Клин (Раушан Зарипов) һәм Нигъмәтулла мәктәпләре (Шамил Әхмәтов) командалары яулады.
Шәхси беренчелектә һәр төр дистанция, конкурслар буенча шулай ук җиңүчеләр ачыкланды. Бу уңайдан шуны да билгеләп үтәсе килә: призлы урыннарны яулаучылар ярышларны ябу тантанасында мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
Яшь туристларның район бәйгесендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән спортчылар Дуван районында үтәчәк спорт туризмы буенча республика ярышларында катнашу хокукы алды.
Әлшәй районы хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе, күптән түгел Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль хезмәткәре исеменә лаек булган Айдар Солтангулов:
— Белүебезчә, туризмны үстерү республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов бу турыда даими искәртеп килә. Туризмны заманча югарылыкка күтәрү, һәр төбәккә өстәмә табыш китерү белән бергә, күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юл ача. Туристларга тәкъдим итәрлек истәлекле урыннар безнең районда бихисап һәм моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.
“Спорт туризмы” төшенчәсе гаять зур мәгънәгә дә ия. Моны бу юнәлештә районда үткәрелгән соңгы ярышлардан чыгып әйтәм. Бәйгенең оештыру комитеты рәисе буларак, Әлшәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Закуан Әхмәтов, ярышларны ачу тантанасында катнашып, яшь туристларга уңышлар юлдаш булуын теләде. Район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин безнең башлангычларыбызда ныклы терәк булып тора.
Минемчә, туризм, спортның бер төре буларак, балаларда туган якка сөю рухы да тәрбияли. Мәсәлән, ярышлар барышында укучылар арасында туган якны өйрәнү буенча конкурс үткәрелде. Бездә спорт туризмының күп төрләре үстерелә. Соңгы елларда республика елгалары буйлап көймәләрдә йөзү активлашты. Балаларны туризм белән шөгыльләнүгә җәлеп итеп, без яңа буын туристларын тәрбияләү хәстәрен күрәбез.
Читайте нас: