“Чайка”да күңелле!
Чакмагыш районында урнашкан лагерьда чит ил кунаклары да эшли.Чакмагыш районында ямьле табигать кочагында урнашкан “Чайка” лагеренда ел саен 360ка якын бала ял итә. Балалар коттедж-йортларда яши, аларны көнгә 6 тапкыр тукландыру оештырылган. Медицина пункты, массаж, юыну бүлмәләре, волейбол һәм футбол мәйданчыклары, ачык бассейн, барлык спорт кирәк-ярагы булдырылган.