Дәүләт Африканың көньяк өлешендә урнашкан. Ул дөньяның нык үсешкән илләре исәбенә керә. Көньяк Африка Республикасы — төрле табигый комплекслар һәм гаять зур казылма байлыклар иле. Аны “геологик могҗиза” дип атыйлар. Алмаз, алтын, платина, уран һәм тимер рудалары запасы һәм аларны чыгару буенча дөньяда беренче урыннарны алып тора. Бу илдә иң тирән (4 километр) шахталар урнашкан.
Авыл хуҗалыгы алга киткән. Фермер хуҗалыклары техника һәм ашламаларны киң куллана һәм югары уңыш ала. Алар кукуруз, бодай, кузаклылар, шикәр камышы, цитруслар, мамык һәм башка культуралар үстерә. Яхшы көтүлекләре булган яссы таулыкларда сарык һәм сыер малы фермалары урнашкан.
Русия һәм Көньяк Африка Республикасы Президентлары очрашуында сәүдә-икътисад, энергетика, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Очрашу нәтиҗәләре буенча яңа икътисади проектлар гамәлгә ашырыла башлады.
Узган елның ноябрендә Көньяк Африка Республикасы вәкилләре беренче тапкыр Башкортстанга килде. 13 ноябрьдә Республика йортында Рөстәм Хәмитов Көньяк Африка Республикасының Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы Илчесе Мандиси Мпахлуа белән очрашты. Яклар Башкортстанда “Bell” самосваллары җитештерү һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерде.
Рөстәм Хәмитов, әлеге вакытта Башкортстан белән Көньяк Африка Республикасы арасында товар әйләнеше 100 мең доллар гына тәшкил итүен әйтте. Әмма Башкортстан хезмәттәшлекне ныгытырга һәм уртак эшчәнлек юнәлешләрен үстерергә тели.
— Без Көньяк Африка Республикасына машина төзү тармагы өчен җиһазлар, автобуслар, станоклар, төзелеш материаллары озата алабыз. Сездә эшләү өчен белгечләрне дә җибәрә алыр идек, — диде Рөстәм Зәки улы.
Мандиси Мпахлуа Көньяк Африка Республикасының кооперация зонасын киңәйтү һәм инвесторлар җәлеп итү теләге булуын әйтте. Илче фикеренчә, республиканы тау-мәгъдән чыгару сәнәгате өчен корылмалар җитештерүче компанияләр кызыксындыра.
— Әлеге вакытта Башкортстанда шундый корылмалар җитештерү буенча производствоны эшләтеп җибәрү мөмкинлеген карыйбыз, — диде Мандиси Мпахлуа. — Бездәге “Bell” компаниясе самосваллар җитештерә. Ул бик көчле компания. Аның Русиядә җитештерүче буларак эшләве өчен шартларны һәм мөмкинлекләрне өйрәнәбез. Илебездә “Bell” компаниясенең абруе югары, һәм аны Русиядә дә шулай итеп күрергә теләр идек.
Рөстәм Хәмитов бу адымның Башкортстан һәм Көньяк Африка Республикасы арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда “тәүге карлыгач” булачагына ышаныч белдерде.
ШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан республикада киңкүләм мәдәни чаралар үткәрелә. 3 июньдә шуларның берсе старт алды. “Табигать. Кеше. Мәдәният-2015” дип аталган халыкара акцияне 1990 елда ул вакытта республиканың Югары Советында Экология һәм табигатьтән файдалану комиссиясен җитәкләгән Рөстәм Хәмитов тәкъдим иткән була. Акциядә чит илләрдән дә фоторәссамнар катнашты. Аның максаты — Башкортстанны фотосурәтләр ярдәмендә чит илләрдә таныту. Быелгы чара аеруча әһәмиятле — анда ШОС һәм БРИКС илләреннән килгән фоторәссамнар катнаша. Акциянең төп вакыйгасы фоторәссамнарның Башкортстан буйлап атналык туры булды. Кунаклар Уфа белән танышты, соңыннан республиканың биш районы һәм өч шәһәренә сәяхәт кылды. Экскурсия һәм очрашулардан тыш, алар милли бәйрәмнәрдә дә катнашты.
Территориясе: 1,22 миллион квадрат километр
Халык саны: 52,981 миллион кеше
Башкаласы: Претория (административ), Кейптаун (законнар чыгару), Блумфонтейн (суд)
Дәүләт башлыгы: Президент Джейкоб Зума
Дәүләт төзелеше: парламент республикасы
Көньяк Африка Республикасында 11 рәсми тел бар, ил халкының күпчелеге өч телдә сөйләшә.
3-9 июньдә Башкортстанда ШОС һәм БРИКС илләренең иҗат коллективлары катнашлыгында “Бердәмлек” халыкара милли мәдәниятләр фестивале узды. 4 июньдә чара Бәләбәй шәһәрендә тантаналы рәвештә ачылды һәм коллективлар “Распахнись, душа!” дигән урыс халык бәйрәмендә катнашты. 5 июньдә фестиваль чаралары Октябрьский шәһәренә күчте, анда республика Курай бәйрәме узды. 6-7 июньдә “Бердәмлек” Дәүләкән һәм Туймазы районнарында булды. Биредә коллективлар сабантуйларда катнашып, үз концерт программаларын да тәкъдим итте. 8 июньдә фестиваль Уфаның “Башкортостан” дәүләт концерт залы алдындагы мәйданда зур Гала-концерт белән тантаналы рәвештә ябылды.
20 еллык тарихы булган фестиваль Башкортстанның визит карточкасына әверелде. Бу чорда чарада 50дән артык ил, 300ләп делегация катнашты. Быелгы “Бердәмлек” башка еллардагыдан күпкә чагу үтте. Һиндстаннан “Халыкара ритмнар” фольклор сәнгате клубы, Бразилиядән — “Cadica Dance Company”, Кытайдан “Lanzhou Stars Dance Group” бию коллективлары, Көньяк Африка Республикасыннан “Tswelelopele Ка Lekgotla La Botaki Le Setso” коллективы, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Таҗикстаннан сәнгать әһелләре чыгыш ясады.