+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 июль 2015, 22:50

“Серле бер авыл ул — Ямады...”

Якташлар илгә олы шәхесләр биргән кече ватаны белән чиксез горурлана.Суы шундыйдыр инде, дип нәкъ менә Яңавыл районының Ямады авылына карата әйтергә була. Бер кечкенә авылдан никадәр билгеле шәхесләр чыккан! Бертуганнар Нил һәм Илдар Юзеевларны атау да җитә. Бер гаиләдән — Габдулла Тукай, Муса Җәлил премияләре лауреатлары! Әтиләре Гафур абый — Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры. Тагы бер Юзеев — Фәнүс Гыйлемша улы — РСФСР нефтъ һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, БАССРның атказанган нефтьчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. Юзеевлар — авылның горурлыгы, аларның бүген төрле төбәкләрдә яшәүче балалары, оныклары хезмәт уңышлары яулый, илне данга күмә. Авылдан чыккан күренекле кешеләр исемлеге белән танышкач, сокланасың. Менә танылган рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эрот Зарипов. Ромус Вәлиев — доцент, техник фәннәр кандидаты. Ринат Гәрәйшин — география фәннәре докторы, Русиянең Грециядәге илчесе урынбасары, Равил Даутов — “Почет билгесе”, Халыклар Дуслыгы орденнары кавалеры, СССРның почетлы радисты, Фоат Гыйльметдинов — РСФСРның атказанган икътисадчысы, СССРның финанс эшләре отличнигы, Рәшит Камаев — профессор, философия фәннәре докторы, Илзидә Сафина — БАССР туку сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, Шамил Хаҗиев — БАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Шушы кечкенә авылдан күпме дан казанган укытучылар, эшендә уңышларга ирешкән сәламәтлек саклау хезмәткәрләре чыккан!

Читайте нас: