+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 июль 2015, 23:58

Иҗат ул – күңелдән күбәләк очыру...

Республикабызда игълан ителгән Әдәбият елы дәвам итә. “Кызыл таң” нәшриятында да Язучылар берлеге әгъзалары булган байтак каләм осталары хезмәт сала. Бүген шуларның берсе, адашым, хезмәттәшем, язучы һәм шагыйрә Ләйсән Якупова белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Ләйсән – 2006 елдан Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре, үткән елдан Язучылар берлеге әгъзасы. “Кызыл таң” нәшрия­тын­да “Әллүки” балалар журналы буенча баш мөхәррир урынбасары. Аның 2007 елда “Яшенле төндә” дигән шигырьләр җыентыгы, 2012 елда балалар өчен “Яңа ел бүләге” дип аталган хикәяләр һәм шигырьләр китабы дөнья күрде.

— Ләйсән, сүзне әдәбиятка, иҗатка алып килгән юллардан башлыйк әле.

— Беренче тапкыр ни сәбәпле шигырь язганымны да хәтерләмим, чөнки алар бик бәләкәй чакта, башлангыч сыйныфларда ук языла иде. Билгеле булуынча, кызлар — әниләренә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша бит. Минем әнием — искиткеч талантлы шагыйрә Нәҗибә Әминева. Өйдә бәләкәйдән үк шигърият турында сөйләшүләрне тыңлап үстем. Сабый чактагы беренче омтылышлар, бәлки, әнигә охшарга тырышу булгандыр да. Ә менә чын илһам беренче тапкыр туган авылдан аерылып яши башлагач, студент елларында килде, дисәм, ялгышмамдыр. Бу еллар да гомернең иң матур чаклары булып истә калган: яшьлекнең чәчәк аткан мизгеле, беренче саф хисләр, кичерешләр... Дәрестә лекция язу урынына дәфтәргә шигырь язып утырган көннәр күп булды.

— Синең шигырьләрдә күбрәк мәхәббәт темасы яктыртыла...

— Әйе, башта үзем дә искә алмаган идем, чынлап та, шулай икән. Ни өченме? Белмим. Күрәсең, мәхәббәт җырчысыдыр мин (көлә). Бәлки, нәкъ мәхәббәт кичерешләре иҗат итәргә илһам биргәнгәдер. Яшьлектән үк табигатем шулай корылган инде, гашыйк булдым икән, үлеп яратам. Монда инде шигырь язмый чараң юк. Ә туган як, әти-әни, туганнар хакында матур итеп яза белгәннәргә сокланам. Үземнең дә бу темаларга язып караганым бар. Минем гүзәлләрдән-гүзәл туган авылым Әхмәт (Кушнаренко районы) әллә нинди җырлар язарлык. Ләкин теге яки бу темага язарга кирәк дип язу дөрес түгел, минемчә. Күңелгә боерып булмый бит, ул нәрсә “әйтә”, шуңа буйсынырга туры килә.
Кемнеңдер “Мин бер шигырьне айлар буе иҗат итәргә мөмкинмен. Шигырь язу ул — бала тапканда тулгак тоткандай авырлыклар белән туа”, — дигәнен ишеткәнем бар. Гаҗәпкә калдым. Нигә кирәк алай интегергә? Тормышта авырлыклар болай да җитәрлек. Шигырь язам дип, үз теләгең белән айлар буе интегеп утыруны юләрлеккә саныйм. Чын иҗат күңелгә рәхәтлек китерергә тиештер. Мәсәлән, мин үземне ялкау язучы дип саныйм. Кайвакыт бик сирәк язам, язарга да иренгән чаклар була, чөнки язу – мәҗбүри түгел бит, нәрсә яшереп торырга, матди файдасы да юк дәрәҗәсендә. Ләкин кайчак ниндидер көч сине иҗатка утырырга мәҗбүр итә... Ул көч – илһам. Мин шигырьләрне бик җиңел һәм тиз, бер сулышта язам, әйтерсең, күңелдән күбәләк очып чыга. Шул вакытта гына иҗат күңелгә рәхәтлек бирә.

— Иҗатың шигърияттән башланса да, син — балалар өчен хикәяләр һәм ши­гырьләр тупланган җыентык авторы да. Бүген балалар өчен язучылар сирәк. Бу аеруча осталык таләп итә. Мондый иҗатка тотынырга нәрсә этәргеч бирде?

— Ул этәргеч — республикабызда татар телендә нәшер ителүче бердәнбер балалар журналы “Әллүки”дә эшләргә насыйп булу. Үзем яхшы прозаны бик яратам, яшьрәк чакта өлкәннәр өчен хикәяләр язып караган булды. Хәзер дә теләк юк түгел, кайвакыт күңелгә әллә нинди мавыктыргыч сюжетлар да килгән кебек, ләкин әллә шул ялкаулык, әллә вакыт җитмәү.... Ә “Әллүки”дә эшли башлагач, журнал эчтәлеген баету максаты белән бик тә яхшы хикәяләр бастырасым килде. Ләкин журнал нәниләр өчен, зур текстлар сыйдырып булмый. Ә кыска гына балалар хикәяләре язучыларны табу авыр. Бервакыт үзем дә язып карарга булдым. Бер -икесе дөнья күргәннән соң хезмәт­тәшләремнең һәм якыннарымның җылы сүзләре күңелгә канатлар куйды...

— Балалар темасы турында сүз чыккач, үзеңнең дә өч бала әнисе булуыңны искә алып үтик әле. Билгеле, бала тәрбияләү күп көч таләп итә. Иҗатка вакыт каламы соң?

— Калмый шул. Дөресен әйткәндә, соңгы арада иҗатка вакыт бөтенләй юк диярлек. Шул илһам дигәннәре генә “кыйнап” яздырмаса инде. Ләкин ул син чакырганга килми шул, чакырмаганда күңел ишекләреңне ватып керергә мөмкин. Ә балаларым – алар үзләре миңа яшәргә дәрт бирүче илһам чыганагы. 15 яшьлек акыллы һәм тыйнак Алсуым мине “бишле” билгеләренә генә укып сөендерә, рәссам булырга җыенучы һич тиктормас җан иясе Алиям быел икенче сыйныфны тәмамлады, ә гомерем буе хыялланган улым, соңлап килгән сөю җимешем Ильясыма быел өч яшь тула. Бернәрсәгә вакыт калдырмаучы һәм бернәрсәгә алыштыргысыз татлы мәшәкатем ул минем.

— Ләйсән, сер түгел, сиңа күпләр соклана. Бернигә карамыйча, һәрвакыт яшь һәм чибәр булып кала беләсең. Моның сере нидә?

— Рәхмәт, дустым. Бу, әлбәттә, бераз арттыру, шулай да яшь һәм матур булуның серен мин картаясы килмәүдә һәм бетми торган яшәү дәртендәдер дип уйлыйм.
Бервакыт декрет ялында утырганда, бик яңгырлы көзге иртәдә, иртәнге сәгать си­ге­зен­чедә баланы мәктәпкә илтәргә чыктым. Минем кебек ялда утыручы күрше очрады. “Ләйсән, мин кайчакта битне дә юып тормыйча баланы тиз генә мәктәпкә илтеп кайтам, ә синең иртән-иртүк керфекләреңә кадәр буялган. Югыйсә, эшкә дә барасың юк. Ничек вакыт табасың?” — ди. Күңелеңдә яшәү дәр­те булса, вакыт табыла ул. Шулай ук кеше беркатлырак булган саен яшьрәк күренә дип тә әйтәләр. Мин гомер буе ул сыйфатны үземдә бетерергә тырыштым, әллә ни уңышка ирешеп булмады.
Бер тапшыруда бик билгеле актриса “Хатын-кыз үз-үзен кабергә кергәнче карарга һәм кыяфәтенә игътибарлы булырга тиеш” дигән иде. Килешәм. Шуңа күрә барлык хатын-кызларга да, бернинди мәшәкать-авырлыкларга карамыйча, күңел­ләрендә яшәү дәртен сүндермичә, матурлардан-матур булып яшәргә тырышуларын телим.

— Әңгәмә өчен рәхмәт.
Читайте нас: