+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 июль 2015, 23:54

Матурлык тудыручы Фәймә

Мәләвез районының Җиргән авылы гомер-гомергә уңган киленнәре белән дан тоткан. Бер килүебездә шуларның берсе — Күмертау сылуы Фәймә Рәхмәтуллина белән таныштык.

1982 елда алар Җиргән егете Наил белән өйләнешәләр. Тату гаиләдә бер кыз белән бер ул үсә, алар югары белем алып, әти-әниләре кебек матур тормыш кора. Бәхетле картәни белән картәти бүген инде ике оныгын сөя.
Бәләкәйдән үк әнисеннән кул эшләренә, бигрәк тә оста итеп шәл бәйләргә өйрәнгән Фәймәгә бианасы тагын бик күп һөнәр серләрен ача. Әле аларның өе дә, ишек аллары да чәчәкләргә күмелгән: тереләре дә, сәйләннән эшләнгәннәре дә, хәтта бәйләнгәннәре дә бар.
— Мин тик кенә утыра белмим, телевизор караганда да нидер эшләргә кирәк. Куллар эш сорый,— ди бер генә минутын да бушка үткәрергә өйрәнмәгән җитез Фәймә.
Ул район дәрәҗәсендә үткән бөтен бәйгеләрдә катнаша. Әйтик, “Шәл бәйләдем” конкурсында Фәймәгә җитүчеләр сирәк. Быел Рәхмәтуллиннар хуҗалыгы Җиргәндә үткән “Иң яхшы ихата” бәйгесендә җиңеп чыккан. Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки анда килеп кергәч тә сезне бер төркем аккош сыны каршы ала. Арырак гөлчәчәкләр арасында бәләкәй генә бассейны да бар. Болары Наил тырышлыгы белән булдырылган. Әйе, уңган хатын янында ире дә матурлык тудырырга өйрәнгән.
Үз гомерендә Фәймәгә бик күп эшләр башкарырга: аппаратчы да, кондитер да, электрокар водителе дә булырга туры килгән, бүген ул мәдәният йортының хуҗалык эшләре буенча мөдире. Бер эштән дә авырсынмый, барысын да җиренә җиткереп башкаручы киленнәреннән уңды җиргәнлеләр. Без дә күзләреннән һәрвакыт шатлык бөркелеп торучы, ирененнән елмаю китмәгән ханымга сокланып кайттык.
Читайте нас: