+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 июль 2015, 21:43

Аква-койма

Өйдә аквариумда төрле балыклар үрчетергә яратучылар күп. Ә менә Төркия бизнесмены, инженер Мехмед Али Гекчолу Измир шәһәреннән 80 чакрым ераклыкта, Эгей диңгезе буенда урнашкан Чешме поселогындагы вилласын аквариум-койма белән уратып алган.

Ун ел элек ул 50 метр озынлыгындагы металл койма урынына аквариум эшләтә һәм анда төрле диңгез җәнлекләре җибәрә. Бу аква-койманы күрергә көненә меңләгән турист килә. Вилла шәһәрнең истәлекле урыннарының берсенә әйләнгән.
Аквариум эчендәге диңгез суын чиста тоту өчен Эгей диңгезеннән коймага кадәр 400 метр тирәнлектә җир асты суүткәргече төзелгән. Аны бер төркем белгечләр хезмәтләндерә.
Эшкуарның койма ролен үтәүче аквариумында кефаль, корбан балыгы, алабуга, сигезаяк, еланбалык — барлыгы меңгә якын диңгез җәнлеге яши.
Читайте нас: