+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 июль 2015, 22:28

Аягың талса... туфлиеңнең үкчәсен алыштыр

Хатын-кыз аяк киеме сайлаганда кайсына өстенлек бирергә белми: үкчәсезе җайлы булса да, бик килешле түгел кебек, ә биек үкчәлесе, матур күренсә дә, аякларны тиз талдыра. Француз дизайнеры Таня Хит бу проблеманы хәл итү юлын тапкан.

Канада башкаласы Оттавада туып-үскән Таня мәктәптән соң — Торонтода, аннары туган шәһәрендә югары белем ала. Соңыннан ире белән Франциягә күчеп китә һәм яңа технологияләр өлкәсендә бизнес буенча белемен камилләштерә.
Ул күп еллар уңайлы да, җайлы да, бер үк вакытта заманча стильдәге аяк киеме кияргә хыяллана. Бу өлкәдә эзләнүләре бушка китми: 14 инженер-техник, берничә дизайнер ярдәмендә 2009 елдан күптәнге хыялын тормышка ашыра — үкчәсе алмаштырып куела торган туфлиләр җитештерү өстендә эшли башлый.
2013 елда Парижда мондый аяк киемнәренең беренче партиясе сатуга чыга. Бер пар туфлигә 4,5-8,5 сантиметр биеклектәге берничә үкчә тәкъдим ителә. Аларга беркетелгән махсус каптырма ярдәмендә үкчәне салдырырга яисә башка форма һәм төстәгесенә алмаштырырга була. Бу, үкчәсен кием төсенә һәм фасонына туры китереп, туфли модельләрен үзгәртергә мөмкинлек бирә.
Хәзер мондый трансформер-туфлиләрне интернет-кибет аша сатып алырга мөмкин. Аларның бәясе — 25-500 евро.
Читайте нас: