+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 июль 2015, 22:05

Тәре күтәреп – дөнья буйлап

“Нести свой крест” — бу гыйбарәнең мәгънәсе һәм килеп чыгу тарихы һәркемгә таныш. Ә Англиянең Корнуэлл графлыгына караучы Кэмборн шәһәрчегендә яшәүче Линдсей Хамон исемле ир зур тәрене чын мәгънәсендә үз җилкәсендә күтәреп йөри.

Кедр агачыннан 4 метр озынлыкта, 2 метр киңлектә итеп эшләнгән, очына кечкенә тәгәрмәч беркетелгән тәрене 60 яшьтән узган ир көненә 12 сәгать дәвамында күтәреп йөртә.
Җилкәсенә тәре салып, илләр буйлап гизүен Линдсей 1987 елда башлый. Гаиләсен тәэмин итү бурычы да булганга, кайчагында аңа әлеге шөгы­леннән туктап торырга туры килә.
Шәһәрләрдә ул, төрле авыр хәлләргә юлыгып, берничә тапкыр үлемнән калуы, Ходай ярдәме белән генә үзенең бүгенге көнгә кадәр исән булуы турында сөйли, хөтбәләр укый. Яхшы кунакханәләрдә кунып чыгарга акчасы булмаганга, төннәрен тукталышта яки кечкенә алачыкта үткәрә.
Рим шәһәренең Изге Петр мәйданына аны кертмәгәннәр, Бангладешта фанатиклар хөҗүм иткән, хәтта атканнар. Тик Аллаһы Тәгаләгә җаны-тәне белән инанган христиан үзенең йөген бөтен илләр һәм шәһәрләр буйлап күтәреп йөрүен дәвам итә.
Линдсей Хамон дөньяның 20дән артык илендә, шул исәптән, Русиядә дә булган.
Читайте нас: